Комиссия утырышы үтте

Республикада һәм районда урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү, шулай ук үзмәшгульләргә ярдәм итү юнәлешендә зур хәстәрлек күрелә. 21 декабрьдә район хакимиятенең актлар залында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, үзмәшгульләргә финанс ярдәме күрсәтү буенча комиссия утырышы узды. Яңа эш башлаучыларга һәм инде үзләрен булдыклы итеп күрсәткән авыл кешеләренә республика хөкүмәте, муниципаль район хакимияте финанс средстволары бүлә. Әлеге акчалар халык хуҗалыгының төрле тармагында көч салучы эшкуарларны дәртләндерү, кешеләргә өстәмә хезмәт урыннары булдыруны күз уңында тотып бирелә. Ләкин арада намуссыз, үз файдаларына гына акчаны кулланучылар, ягьни финанс ярдәмен алгач та шәхси эшкуарлыкны ябучылар да очрый икән әле. Андый эшкуарлардан бирелгән акчалар кирегә юлланып алына. Муниципаль район хакимиятенең  эшкуарлыкны үстерү, аларга матди ярдәм күрсәтү  буенча төзелгән махсус комиссия  эшкуарларны бар яклап та ныклы тикшергәннән соң  гына нәтиҗәсен әйтә. 
Быел «Башкортстан Республикасының муниципаль Борай районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» программасы буенча шәхси эшкуар Эльфир Галиев һәм үзмәшгуль Светлана Шәйдуллина бина, аларың өлешләрен һәм җир участогын арендалау, коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга, “Урожай” хуҗалыгы, Фәйзрахманова, Зарипов крестьян-фермер хуҗалыклары  Русия лизинг оешмалары белән төзелгән лизинг килешүе буенча беренчел кертемне һәм лизинг түләүләрен түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга, шәхси эшкуар Айдар Гарипов, үзмәшгуль Айрат Шафиков җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтаруга субсидияләргә хокуклы булган.  
Зәһинә Ибәтуллина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей