Колослылар иңли иген басуларын

Быелгы урак өсте матур көннәргә туры килде. Кырдан кайткан ашлык кетердәп тора, киптергечләр ял итә быел. Уңыш район буенча гына түгел, аерым хуҗалыкларның үзләрендә дә төрлечә. “Колос” хуҗалыгында арыш басуын күреп сокландык –  гектардан 25 центнер чыга!
Әнә алар, икмәкнең һәр бөртеге өчен җан атучы комбайнчылар! Барысы да – тәҗрибәлеләр, эш стажлары да 15-20әр ел тәшкил итә. Илшат Даутов, Хәлил Дәүләтханов һәм Рәфил Хәмәтов “Кейс” комбайнында арыш суктыра. Моннан бер ел элек хуҗалыкка әлеге комбайннарны алып кайткач, аларны комбайнчыларга ышанып тапшыралар һәм алар аны ел саен урып-җыюда сынатмаслык итеп төзәтеп алып чыгалар. 
Елның-елында алдынгы урыннарны алып баручы бу механизаторлар быел да берсеннән-берсе узышып эшли.
“Ике дистә елга якын кыр корабын иярлим инде. Урак башланды исә минем күңелем шатлана. Басуларны көздән сукаладык, җирне әзерләп чәчтек, инде менә уңышын да җыябыз. Вакытында югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз. Эш шартларыннан бик канәгатьбез. Көненә икешәр тапкыр җылы аш белән тукландыралар”, – диде хуҗалыкның алдынгы механизаторы Хәлил Дәүләтханов. Комбайнчылар Тугай авылы янындагы 180 гектар мәйдандагы арыш басуын өч көн дигәндә җыеп алганнар. Эшне ырамлы итеп алып бару өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. КамАЗ йөк машиналарын йөртүче булдыклы водительләр сугылган ашлыкны бер-бер артлы Борай ындыр табагына ташып, комбайнчылар эшенә өзеклек бирмиләр.
Басуда саламны төргәкләүчеләр дә тырышып эшли – төргәкләнгән салам рулоннар белән кыр тулган. Август аена хас булмаган эссе кояш астында механизаторлар караңгы төшкәнче эшлиләр. Игеннәрне вакытында җыеп алырга ашыгалар. Ашлыкның амбарлардагысы исәптә бит, басудагысы түгел.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей