Коллективта үз кеше

Туган авылының таныш сукмаклары Әлфинә Муллагалиеваны  һәр иртәдә яраткан эш урынына алып килә. “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында бухгалтер вазыйфасын башкара ул. Коллективта эшли башлаганына 35 ел вакыт узган.
Тумышы белән Ваныш авылыннан. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, авыл җирендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе – бухгалтер булу нияте белән Кушнаренко  авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Техникумны 1987нче елда кызыл диплом белән тәмамлый Әлфинә Әнәф кызы. Аннан инде Киров исемендәге хуҗалыкта хисапчы булып эшли башлый. Әлфинә ханымның тормыш иптәше Альберт та шулай ук Ваныш авылыннан. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабынып, алар гаилә коралар, ике балага гомер бүләк итәләр. Әлфинә ханымга эштә гел компьютер алдында гына утырырга туры килә. “Замана техникасына ияләнү миңа җиңел бирелә. Төрле программаларны тиз арада үзләштердем”, – ди ул.  Шулай итеп бу авыр һәм җаваплы эшне бүген дә Әлфинә апа уңышлы дәвам итә. Колхозлар таралгач, ул эшен “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында дәвам итә. Исәп-хисап эшен төгәл алып барганга җитәкчеләр һәм терлекчелек белгечләре дә яраталар, үз итәләр аны. 
– Коллективыбызда бүген, Аллага шөкер, бер генә дә очраклы кеше юк. Барысы да Әлфинә Муллагалиева кебек үз эшенең чын остасы. Йөкләнгән вазыйфаларын белеп, яратып, төгәл башкаралар,– ди хуҗалык җитәкчесе Раил Арсланов. 

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей