Киңәшләшеп эшләргә кирәк

Шушы көннәрдә район хакимиятенең утырышлар залында авыл хуҗалыгы  идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов җитәкчелегендә районның аграр секторының бүгенге көндә актуаль мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәлеге, мәгълүмат-консультация үзәге һәм ветеринария хезмәте белгечләре катнашты. 
Район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов киңәшмәдә катнашучыларны республикадагы, шулай ук  райондагы эпизоотик хәл белән таныштырды. Әлеге вакытта күпчелек хуҗалыкларга куркыныч янаган кош гриппы турында тирәнтен мәгълүмат бирде. Мисал итеп, Туймазы һәм Благовар районнарында кош гриппы чыгуын сөйләде. Соңгы көннәрдә  эре мөгезле терлекләргә дә зур куркыныч янаган нодуляр дерматит  турында искәртте. Күптән түгел бу чир  Баймак районында табыла һәм 1500 баштан артык мөгезле эре терлек яндырыла. Районда бу чирне булдырмаска нинди чаралар күрү кирәклеген дә аңлатып китте.  Бигрәк тә шәхси секторда мал асраучылар теләсә кемнән билгесез, ветеринария документлары булмаган терлек сатып алудан тыелсын иде дигән теләген белдерде. Күрше төбәкләрдән мөгезле эре терлек сатып алганда барлык карантин чараларны да үтәргә кирәк. Шул ук вакытта районда терлекләрне исәпкә алу, идентификацияләү һәм биркалау буенча эш дәвам итә. 
Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев язгы кыр эшләренә бүгеннән үк әзерләнергә кирәклеген әйтте. Кайбер хуҗалыкларда шытып чыгу буенча кондицияле булмаган орлыклар барлыгына басым ясады, шуңа бәйле рәвештә орлыкларны өлешчә яңарту зарур икәнлеген белдерде. Яхшы уңыш алу өчен минераль ашламалар куллану мөһим, ә орлыкларны агулау өчен бары тик фунгицид-инсектицид комплекслы препаратлар гына кулланырга кирәк. Идарәлек башлыгы урынбасары – баш икътисадчы Ришат Муллагалиев алда торган язгы кыр эшләренә финанс яктан әзерлек мәсьәләләре белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны тикшерделәр һәм үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей