Киң басуда баллы арыш исе

Хуҗалыклар арасында беренче рәтләрдә барган, күпләп җир мәйданын эшкәртеп, иген игүче “Салават” хуҗалыгы  игенчеләре уракка бердәм тотынды. 
Без барганда Мулла авылы янәшәсендәге басуда ике комбайн арыш уралар иде. Булачак уңыш язмышы аны тиз һәм иң мөһиме – сыйфатлы җыеп алуга бәйле. Урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләү өчен эшчеләрнең эшне тиз тотуы, уңай һава торышының һәр мизгеленнән файдаланып калу таләп ителә. «Механизаторларыбызга килгәндә, алар барысы да ышанычлы, тел-теш тидерерлек түгел. Әйтик, Зөлфәт Әхмәтгалиев – безнең комбайнчы. Үзегез күргәнчә, кырда ул куәтле ашлык җыю техникасы “Палессе”не иярли, ә  Ранис Мөхәмәтнуров “Нива” комбайны белән идарә итә», – дип мактау сүзләре ишеттерде хуҗалык җитәкчесе Ринат Раянов.
Суктырган ашлыкны шоферлар Дамир Гыйльманшин, Илмир Корбанов, комбайннарга туктап торуга өзеклек бирмичә, ындыр табагы белән басу арасына тузан төшерми ташып тора. Урып-җыюда катнашучы-ларның барысы да җитди, эшләреннән бүленеп, килгәннәр белән сөйләшергә дә бик атлыгып тормыйлар. Комбайнчылар да, шоферлар да гәрәбәдәй бөртекләрнең әрәм-шәрәм булуына юл куярга тиеш түгел. Аларның хезмәтенә күп нәрсә бәйле.
– Эш барышына килгәндә, шуны әйтәсе килә: егетләрнең кәефе шәп, уңыш та мул булыр дип көтәбез. Амбарга кергән ашлык күрсәткеченнән соң гына барлык эшебезгә нәтиҗә ясап булыр, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей