Киләсе елның муллыгы өчен тырышып

Авыл җирендә иң матур һәм күңелле чор башланды. Иртәнге тынлыкта кошлар сайраганын һәм ерактагы трактор гөрелтесен бергә ишетергә мөмкин. Кырларда кызу эш чорында “Хәлилов” крестьян-фермер хуҗалыгында булып, биредәге эшләрнең барышы һәм хезмәт кешеләре белән танышып кайттык.
Язгы чәчү игенче тормышында дулкынландыргыч вакыйга булып тора. Аның күңеле мул уңышка ышаныч белән тулы. Басуга чыктың да, трактор белән иңләп-буйлап кына эшләдең түгел. Уңыш күктән төшмәгәнлеген, моның өчен җиргә тир тамызырга кирәклеген игенче яхшы аңлый. Чәчүгә керешкәнче техникаңның төзеклеген тикшерү, чәчү агрегатларын көйләү дә төп факторларның берсе булып тора. Хуҗалыкта бүгенге көндә тулы көченә җир эшкәртү, ашлау, язгы чәчү эшләренә әзерлек бара. Чишмә-Борай авылы  янындагы басуда бер трактор 350 гектар мәйданда тырма эшләре белән мәшгуль булса, аннан ерак түгел икенче 100 гектарлы уҗым  басуында карбомид ашламасы кертелә. Механизаторлар Рәшит Янов белән Илшат Хәлилов (рәсемдә) тиз көннәрдә үзләренең иңнәренә йөкләтелгән эшләрне башкарып чыгарга ниятлиләр.
Агымдагы елда хуҗалык тик элиталы орлыклар гына чәчәргә ниятли. Шуңа күрә 20 тонна бодай һәм 15 тонна арпа кайтарылган. Чәчүгә төшәр өчен бераз гына басуларның әзерлеген көтәбез. 
–Ягулык-майлау материаллары, орлык җитәрлек, чәчкечләр әзерлек сызыгында. Һава торышы җылытып җибәрүен генә көтәбез, –ди хуҗалык җитәкчесе Фируза Хәлилова.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей