Киләчәк ышанычлы кулларда (Бураевский район)

Эшләргә теләүчеләргә юлы ачылып тора. Мондый аек акыллы, инициативалы кешеләр булганда авыллар да яшәячәк. Республика хөкүмәте дә авыл хуҗалыгының төрле тармакларында көч салучыларны дәртләндереп, аларга ярдәм йөзеннән махсус программалар кабул итә. Шундый программаларның берсе “Агростартап”  һәм ул яңа 2020 елда да дәвам ителәчәк.

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үткән инвестьсәгатькә авыллардан кимендә җиде-сигез кеше килә. Алар бу көнгә кадәр үзләрен мал карауда, җир эшкәртүдә, яшелчәчелек һәм башка төрле хезмәтләрдә сынагач, хуҗалыкларын тагын да үстерергә көчләре җитәрлегенә инанганнан соң “Башлаучы фермер”, “Гаилә фермасы” кебек һәм башка программаларга катнашырга тели. Әлбәттә, аларның үз исәпләрендә алынасы сумманың ун проценты кадәрле финанс средстволары булу таләбен үтәргә кирәк.  

“Салават” җәмгыяте директоры Ринат Раянов Мулла авылында сөт эшкәртү буенча кооператив оештыру артыннан йөри. Бу яхшы башлангыч, чөнки анда зур күләмдә сөт сыйдырышлы савытлар урнаштырып, күрше хуҗалыкларның продуцияләрен кабул итеп, пастеризацияләп сатуга чыгаруга ирешсә яхшы булачак. Шулай ук Борайдан Фидан Гыйльметдинов халыктан сөт җыюны оештырырга планлаштыра. Әлбәттә, ул да урында эшкәртелер. 

Түгәрәк авылыннан Чулпан Гыйльманшина гаиләсе белән терлекчелектә эшли. Аларның мал азыгы хәзерләү өчен махсус техникасы бар. Әлеге гаилә киләчәктә башкорт токымлы атлар үрчетү, төрле ит продуктлары җитештерүне планлаштыра, яңа техника сатып алуны күз уңында тота. Мамадыдан Фидел Шәмсияров та гаиләсе белән симменталь токымлы буаз башмаклар алып, беренче елда бозауларын имезеп үстереп, аннары сөт җитештерүдә эшләмәкче.

Инвестьсәгатьне алып баручы муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илвер Нурмөхәмәтов катнашучыларны конкурс шартлары белән таныштырып, анда җиңү өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлатып, уңышлар теләде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей