Кеше китә, эзе кала

Себергән елгасы буенда табигать кочагында Себергән исемле бәләкәй генә авыл бар. Шул авылда Солтанбәк һәм Нуригөл гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала Фәдис. Себергәнгә якын Калмык авылында белем ала. Дәһшәтле сугыш башлангач, аның әтисе фронтка алына. Шул вакытта сугыш елы авырлыкларын, ятимлек ачысын да татырга туры килә Фәдискә. Техникага булган мәхәббәте аңа шофер һөнәрен сайларга этәргеч булгандыр. Хәрби бурычын Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә үтә. Армиядән кайткач, хезмәт юлын шофер булып Колай авылында башлый. Шушы авылның иң уңган, чибәр кызы белән гаилә корып яши башлыйлар. Фәдис Каенлык авылы мәктәбендә шофер булып, ә Гөлҗиан колхозда, аннан соң мәктәптә эшли. Фәдиснең тырыш хезмәте күз алдында булып, аны “Искра” колхозына бензин ташу машинасына водитель итеп куялар. Язгы чәчү эшләрендә, кызу урак өстендә өзеклек булдырмас өчен бар көчен салып эшләде Фәдис Мәкъсүтов. Җитәкчелек тарафыннан бик күп Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Төгәл, таләпчән Фәдисне авыл халкы да үз итте. Гаиләләре дә гел үрнәклеләр рәтендә булды. Өч балага – кызлары Лира, Гөлчәчәк, уллары Айратка матур тәрбия биреп, укытып, олы тормышка аяк бастырдылар. Алар өчесе дә гомерләрен балаларны укыту, тәрбияләүгә багышлады. Тик кызганычка каршы, әти-әниләре генә мәхәббәт җимешләренең уңышларын күреп, корган дөньяларына шатланып яши алмадылар – Фәдис тә, Гөлҗиан да бик иртә мәңгелек йортка күчтеләр. 
Язмыштан узмыш юк шул. Фәдис белән Гөлҗианның матур, дөрес тәрбиясен дәвам итеп аларның балалары, оныклары яши. Алар әти-әнисен хөрмәтләп һәр елны Коръән укыталар, каберләрен гөл-чәчәккә күмәләр, туган көннәрендә искә алалар. Үткән гомерләр... Фәдискә 80 яшь тулган булыр иде. Урыннары оҗмах түрендә булсын.
Кеше китә, эзе кала, диләр. Фәдис белән Гөлҗианның да җирдә сүнмәс нур булып эзләре балаларында, оныкларында калды. 
Әлфидә Галләмова. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей