“КАРГИЗГЕЧ” ОПЕРАЦИЯСЕ БАРА

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елның 18 де-кабрендәге 1459-р санлы күрсәтмәсе нигезендә БР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышын техник яктан күзәтү буенча дәүләт инспекциясе тарафыннан агымдагы елның 13 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр республикабызда юлсыз җирләрдән дә үтә алырга сәләтле моторлы чаралардан файдалану барышында хокук бозуларны искәртү максатында “Каргизгеч” дигән шартлы баш астында махсус профилактика айлыгы үтә.

Аның барышында шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе баш дәүләт инженеринспекторлары һәм хезмәткәрләре БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре, РФ Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ идарәлеге дәүләт инспекторлары һәм БР Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе инспекторлары белән берлектә әлеге төр техникадан файдалану процессында кагыйдә бозуларны искәртү буенча алдан билгеләнелгән тәртиптә юлсыз җирдә дә йөри торган моторлы чараларның техник торышын тикшерәчәк. Тикшерү барышында ачыкланылган кагыйдә бозу очраклары буенча РФ Адми-нистратив хокук бозулар турындагы кодексына ярашлы чаралар күреләчәк.

Вадим ГЫЙНДУЛЛИН, Ростехнадзорның районыбыздагы баш дәүләт инспекторы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей