Как ясаучы Әнүдә

Авыл уңганнары турында еш язабыз. Таңатар авылында гомер итүче Әнүдә Мөнирова да шундый уңганнарның берсе. Көненә дистәләгән җәймә как ясаучы Әнүдә апаның “кулы тәмле” дип юкка гына әйтмиләр икән.
– Үз эшенә кереп китсә, дөньясын оныта. Как ясау серенә аның белән мин дә төшенеп беттем бугай инде. Кечкенәдән тансык иде бу ризык. Әнкәйләрнең хуш исле какларының тәме әле дә тел очында тора. Балачак тәме шул какларда кебек, – ди тормыш иптәше Әлфир абый.
Как ясауга ныклап узган ел гына керешә райондашыбыз. Алма уңышы мулдан булган елны “табигать нигъмәтен әрәм-шәрәм итмим әле”, дип кенә тотына ул бу эшкә. Башта алма каклары гына ясаса, хәзер алма белән баланны бергә кушып та әзерли.
– Балан организмны ныгыта, кан әйләнешен яхшырта. Тәмле генә түгел, файдалы да ул как дигәнең. Тормыш иптәшем белән кыш көне телевизор караганда да алдан өзмибез аны. Җәй көне эшләгәннең әҗере кыш көнендә күренә, дип әйтә иде мәрхүм әбием. Иренмәсәң, булган җиләк-җимештән әллә нәрсәләр ясарга була, – ди Әнүдә апа.
Әнүдә апага бу осталык әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Как кына дисәң дә, мәшәкате күп бу тансык ризыкның. Газ өстендә парда бер җәем как әзерләү өчен генә дә 45 минут кирәк. Бөтен шартын туры китереп эшләсәң дә, бар кешенеке дә барып чыкмый әле ул.
– Как ясау өчен алма гына кирәк дисәләр дә, мин аз гына шикәр комы да өстим. Алай иткәндә тәмлерәк, баллырак була. Алманың төшен алып турыйм да, 2-3 калак шикәр комы белән болгатып, аз гына су салып, үз согында пешереп алам. Коймак камыры кебек юка итеп табага җәеп, табаны сулы кәстрүл өстенә утыртып, киптерергә куям. Как сатканыбыз юк. Күчтәнәчкә, үзебез өчен, балаларга дип әзерлим. Сорап килгән кешене борып чыгарып булмый инде. Какны бабайдан башка ясап булмас иде. Ул да ярдәм итә, – ди Әнүдә апа.
Алмаларны алар тормыш иптәше белән бергәләп алма бакчаларыннан җыеп керәләр. Икәүләп эшкәртәләр, икәүләп тәмен белеп ясыйлар – бергә-бергә эшләгәч ничек күңелле бит! Һәм тәмле дә.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей