Изге сәгатьтә, игенче!

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, төбәктә кышкы шепкәнне җыюның кызган чагы. Гомумән алганда, республикада аны 8 мең гектарга якын чәчкәннәр. 1 августка әлеге кыйммәтле майлы культураны 3,8 мең гектардан артык мәйданда чаптырганнар. Бу чәчелгән мәйданнарның яртысы диярлек.
Шепкәнне республиканың унҗиде районы аграрийлары җыя. Гомумән алганда, бүгенге көнгә 3 мең 107 тонна май орлыгы җыеп алынган, уңдырышлылык 10,9 центнер.
Шепкәннең иң зур уңышы безнең Борай районы игенчеләрендә 820 тонна җыелган. Бәләбәй районында 400 тоннадан артык, Мәләвез һәм Уфа районнарында 314 тонна суктырылган.
Район авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 2 августка 475 гектар мәйданда (100 процент) кышкы шепкән җыеп алынган, гектар төшеме 17 центнер. Шулай ук 700 гектар мәйданда (гомум мәйданы 6697 гектар) арыш, 200 гектарда (гомум мәйданы 1003 гектар) борчак чабылган. Арыш чабу “Колос”, фермер Салават Зарипов һәм Ленин исемендәге хуҗалыкларда башкарыла. Ленинлылар шулай ук борчакка да төшкән.   
Үскән игенне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын сезгә, игенчеләр!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей