Изге айда хәерле сәгатьләрдә

Яз килү белән авыл хуҗалыгында иң кызу эш чоры башлана. Бу вакытта чәчүлекләрне әзерләү, малларны җәйләүләргә чыгару хәстәре күрелә башлый. Болар белән беррәттән иң җаваплы һәм мәртәбәле бурычларның берсе – язгы чәчүне оешкан төстә, үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу. Безнең “Герой” хуҗалыгы бу эшкә елдагыча, бик яхшы әзерләнде. Язгы басу эшләрендә катнашачак бөтен техника ныклап тикшерелеп, өзеклекләрсез эшләрлек итеп әзерлек сызыгына куелды. Басулар эшкәртелеп тырматылды.
Без бәләкәй чактан ук язгы чәчү башланган беренче көнне көтеп алдык. Чөнки шушы көнне мәктәптән активист укучылар җыелып “Беренче буразна бәйрәме”нә бара идек. Халкыбызның ямьле йоласы буенча иң беренче сызылган буразнага, киләчәк уңышның мул булуын теләп, тәүгеләрдән булып йомыркаларны тәгәрәтү һәркайсыбыз өчен бик тә күңелле була иде. Бу бәйрәмгә һәр кеше ашкынып, әзерләнеп бара иде.
Быел да без шушы традицияне дәвам итеп, матур, күркәм йолага әверелдереп, чәчүне башлап җибәргән “Беренче буразна бәйрәме”нә авылыбызның иң өлкән кешесе – 89 яшен тутырган Әнис абый Шәйхуловны һәм ветеран-агрономыбыз Әгъләм Әхнәф улы Рәхимовны чакырдык. Илдә һәм игълан ителгән югары әзерлек режимы гамәлдә булуга карамастан, тиешле саклык кагыйдәләрен үтәп, гасырлар буена килгән йоланы дәвам итәргә булдык. Беренче буразна салынган эз буйлап шушы традицияне үтәп, хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов чәчүдә катнашучыларга бу җаваплы һәм авыр эшләрендә уңышлар, елларның имин килүен, басуларда игеннәрнең мул булуын теләде, изге Рамазан аенда башланган чәчү мул уңыш белән сөендерер дип өмет белдерде.
“Икмәк булса, җыр да була”, – ди халык. Әйе, игеннәр күкрәп уңып, басулар гөрләп торса, безнең дә хуҗалыгыбызда да эшләр гөрләп тора. Чөнки малчылык та, башка тармаклар да үз биеклегендә, югары дәрәҗәдә эшли ала. Баш инженер Ильвер Сәлиховта та шушы теләк-фикердә. Ул да басу эшләренә җәлеп ителгән техниканың көйле, ватылмый эшләвен, чәчүнең үз вакытында һәм яхшы итеп башкарылып чыгуын теләде һәм мул уңыш җыеп алуга ышаныч белдерде. Игенчелек өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган, хуҗалык үсешенә бик күп көч салган, һәр бөртекнең ничек тишелеп үсүен, җир сулышын тоеп-белгән агроном Әгъләм Әхләм улы Хәмитов ашланган җирнең югары уңыш белән җавап бирүен янә дә исбатлап, быел да күпме ашланган, шул икеләтә-өчләтә сөендерерлек мул иген булып кайтуын теләде һәм басучыларны яңа хезмәт уңышларына рухландырып, эш башларга фатихасын бирде. Авылыбызның имам-хатыйбы Флүр Риф улы Якупов еллар имин, илләребез тыныч булсын өчендип изге теләкләр теләп, Коръән аятьләре укып, хәрле сәгатьләрдә дип быелгы чәчүне башлап жибәрдек.

Басудагы эш барышын звено башлыгы Финат Филүс улы Гыйльманов һәр вакыт тикшереп, тракторчы-механизаторлар, чәчүчеләр белән берлектә һәрвакыт уртак тел табып, һәр нәрсәне җиренә җиткереп, тырышып эшләп йөри.

Чәчүне беренче булып Печмән басуында ике агрегат башлады. Аларның берсенә – “Джон Дир”га Роберт Вәлиев идарә итә, чәчүчесе – Рәхимҗан Куралов. Чәчүлек орлыкны басуга Илдар Хәлиуллин һәм Хәдис Миһранов ташыйлар, Инсаф Гәрәев белән Фидус Камалов туфракка ашлама кертәләр. Икенче чәчү агрегатында – куәтле “Фендт” руле артында Илшат Даутов кияве Алмаз Әхмәтжанов белән эшлиләр.

Техниканың төзеклеге өчен баш инженер Илвир Наил улы Сәлихов жавап бирә. Техника паркы хәр елны яңартылып тора. Куәтле агрегатларга үз эшен һәр нечкәлекләренә кадәр яхшы белгән, бар күңелен биреп, булсынга дип эшләгән механизаторлар идарә итә. Сатып алынган яңа техниканың хакы кыйммәт булса да, яңа – яңа инде, алар һәрвакыт үзен аклый.

Гомумән, “Герой” хуҗалыгында үз эшен яраткан, хезмәтенә зур җаваплылык белән караган авылдашларым эшли. Шуңа да кооператив-колхоз һәр вакыт алдынгылар исемлегендә.
Иң өлкән авылдашыбыз Әнис Шәйхулов: “Елның нинди генә авыр чаклары булмый. Ләкин шулай булуга карамастан, безнең хуҗалык эшчеләре бер кайчан да башларын түбән имәде, һәрвакыт тырышып эшләргә, югары нәтиҗәләргә ирешергә тырыша. Мин үзем дә бар гомеремне шушы “Герой” колхозына багышладым. Төрле тармакларда эшләдем, АВМда да эш башкарырга туры килде. Кайда гына эшләсәк тә, без бердәм булдык. “Берлек булса гына, тереклек була”, – ди халкыбыз. Чынлап та, бу сүзләрнең тырыш, бердәм авыл халкы турындадыр, димен мин”, – дип үз фикерләре белән уртаклашты. Бар гомерен агроном эшенә багышлаган Әгъләм Әхнәф улы Рәхимов та үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, тырышып, бердәм булып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп булуын билгеләде: “Заманалар ничек кенә булса да, нинди генә куәтле техника җәлеп ителсә дә, җир эше ул һәр дәвердә дә авыр, ул техникага идарә итүче игенче хезмәте иң җаваплы хезмәт булып кала. Һәр эшләгән механизатор үзе идарә иткән техниканы яратып, аның “телен” белергә-аңларга тиеш. Шуңа да көне генә түгел, һәр сәгать-минуты исәптә булган җаваплы мәлдә һәр кем үзенең тырышлыгын, җитезлеген, булмышы белән шушы җиргә бәйле икәнлеген күрсәтсә, ул югары нәтиҗәләргә ирешә ала”, – диде.

Минем дә шушы фикерләргә кушыласым килә. Мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтаннан бирле мин шушы үзебезнең “Герой” хуҗалыгында хезмәт салам. Нинди генә эшләрдә эшләсәм дә, үзем йөләтелгәнне һәр вакыт тырышып, яратып башкардым. Эшнең берсе дә җиңел түгел. Кайда гына булсаң да, һәрвакыт үзеңнең җитдилегеңне, җаваплылыгыңны күрсәтергә кирәк. Шушы башланып киткән чәчү эшләрендә катнашкан барлык хезмәттәшләремә тырышлык, сабырлык, сәламәтлек телим. Хәвефле вирус чирләре үткенче генә булсын, ә инде шушы пандемия игълан ителгән вакытта бер нәрсәдән дә курыкмый, бөтен күңеле белән янып-көеп, шушы игелекле эшне башлаган барлык басу эшчәннәренә зур ихтирамымны белдерәм.

Хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улы һәрвакыт шушы тырышып эшләгән иптәшләрне күрә белә, аларга һәр яклап ярдәм итәргә тырыша һәм аларның эшләгәннәрен югары бәһалап, ялларын да яхшы итеп оештырырга омтыла.

Изге Рамазан аенда җиргә күмдерелгән иген орлыкларыннан мул уңыш алырбыз, дип зур ышаныч белән чәчүне башлап җибәрдек. Тоташ Русиядә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләгән быелгы елда илләребез имин, күкләребез аяз, җаннарыбыз тыныч, үзебез барыбыз да сәламәт булыйк, башкарган эшләребез илне явыз дошманнан саклап калган ата-бабаларыбыз горурланырлык булсын, дигән теләктәмен. Ә инде чәчүне алда исемләп үтелгән Печмән басуында башлавыбыз да үзенчәлекле символик мәгънәгә ия. Заманында бу элекке басуның бәрәкәтле туфрагына Бөек Ватан сугышына киткән картәтиләребезнең дә кайнар хезмәт тире тамган, алар тырышлыгы белән чәчеп үстерелгән игеннәр фронтта да, тылда да Җиңүне якынайтуга булышлык иткән, бик күп авылдашларны ач үлемнән саклап калган. Аларга хөрмәт йөзеннән быелгы юбилейлы елда басу эшләре нәкъ шушы басудан башланды. Мөмкинлектән файдаланып, барлык райондашларны, якташларны да шушы бөек бәйрәм белән котлыйм.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей