Июльдә бакчада нишләргә кирәк?

Июль бакчачыга, эш һәм мәшәкатыләрдән тыш, беренче мул уңыш та бүләк итә. Бакчадагы эшләр алдагы айныкына охшаш - чүп үләннәре һәм корткычларга каршы көрәшү, үсемлекләрнең төпләрен йомшарту, өстәмә тукландыру, су сибүдән гыйбарәт.

Ай башында җиләк-җимеш агачларын өстәмә тукландырыгыз. Аеруча уңышы мул булган агачка ярдәм кирәк. Көннәр коры торса, тукландырыр алдыннан, мул итеп су сибегез.

Бакча җиләге өлгерде. Иң эре җиләкле төпләрне ачыклап, билгеләп куегыз. Җиләклекне зурайту өчен, мыекчаларны нәкъ шул төптән алырга тырышыгыз. Җиләк биреп бетергәннән соң, үсемлекләрне эшкәртеп, төпләрен йомшартып чыгарга кирәк булыр.

Помидор төбен өегез, бу аның ян тамырчалары үсүгә ярдәм итә. Ян сабакчаларын даими өзеп тору уңыш бирүчәнлеген тизләтә.
Ташкабак, патиссонның сабаклары котырып үссә, төп сабакның - очын, яфраклары куе булса, берничәсен өзәргә кирәк. Һава йөрмәгәнлектән, ташкабак чери башларга да мөмкин.

Сарымсакның чәчәк чукларын өзегез, югыйсә аның төбе тиешенчә үсә алмаячак.

Июль ахырында яшелчә-җимешләрдә черек барлыкка килмәсен өчен борыч, томатны марганцовка эремәсе, көл белән эшкәртергә, үсемлекләргә кальций селитрасы эремәсе сибәргә кирәк. Кыярларны пәрәвез талпанына каршы «Фитоверм» биопрепараты белән эшкәртергә була. Кәбестәләрне яшелчә чебененнән, ак күбәләктән саклау өчен кәчәннәрне лутрасил белән эшкәртергә кирәк. Бәрәңгене фитофторадан саклау өчен составында бакыр булган теләсә нинди препарат сиптерергә мөмкин.

Лира Юрасова

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей