Истәлекле очрашу

Күптән түгел  киң җәмәгатьчелек Халыкара кооперация hәм Русия үзәге союзының 190 еллыгы билгеләнеп үтелде.

Шундый күркәм бәйрәм уңаеннан район кулланучылар җәмгыятенә караган кооператив „Универмаг”  коллективы элекке эшчәннәре hәм ветераннары белән очрашу үткәрде.  80гә якын хезмәткәрләр җыелган.

Вакытында „Универмаг”та 5 махсус бүлеге hәм 7 махсус сәүдә ноктасы исәпләнә иде. Бу зур коллектив район район предприятияләре арасында hәм республика кооператив „Универмаг”лар арасында әйдәүче hәм үрнәк коллектив булды. Җиткерелгән планнарын даими рәвештә арттырып үтәп, район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә әйләнеше күләменең 50 процентын башкара иде. Һәр вакыт табышлы эшләп 1987—1999нчы елга кадәр район кооператив җәмгыятенең hәм профсоюз комитетының Күчмә Кызыл Байрагы гел бу коллективта булды.

Шундый уңышлар өчен коллектив ел саен Район кулланучылар җәмгыятенең, район Хакимиятенең hәм —„Башпотребсоюз” идарәсенең дипломнары hәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Кулланучылар җәмгыяте районыбызның бай тарихлы оешмаларының берсе. Ул коллектив зур, катлаулы юл узды. Нинди генә шартларда яшәмәсәк тә, кешеләр турында кайгырту иң мөhим бурычларның берсе булып калды. Җитди конкурентлык шартларында да халыкка хезмәт күрсәтүнең яңадан-яңа ысулларын кулланып, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерделәр.

Коллективта уңган, тырыш hәм хезмәт сөючән хезмәткәрләр эшләде.

Шул бәйрәм уңаеннан очрашу күңелле, җанлы төстә, шул ук вакытта, дулкынландыргыч та булып үтте. Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып сизелми үтте. Һәрберсе бергәләшеп аралашудан үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия hәм тормыш яме алып китте. Элекке хезмәттәшләрнең әлеге көннәрдә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек.  Ямьле табигать кочагында узган очрашу hәрберсенең истәлегендә сакланып калыр.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей