Иске Балтач авылын газлаштыру дәвам итә

Иске Балтачның "Төньяк" микрорайонын газлаштыру фронтында бу көннәрдә урам торбауткәргечләре салу эшләре бара.

Максатларны йортка кадәр газ китереп җиткерү прграммасы ярдәмендә тормышка ашыралар.

Программага ярашлы, тиздән Иске Балтачның "Төньяк" микрорайонында зәңгәр ягулык барлыкка киләчәк.

Микрорайонны газлаштыру күп еллар дәамында чишелеп бетмәгән проблема булып эленеп торды. Хәзер биредә эш җанланды.

Микрорайон төзелә. Биредә яшәүчеләр өй туен баръяклап та җиткерелгән көнкүреш шартларында билгеләячәк.

Дүрт километр озвнлыкта торбалар салу планлаштырылган. Озакламый 27 йорт челтәргә тоташтырылачак.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей