Исеменә җисеме туры килә аның
Капканы ачып керүгә үк чисталык, пөхтәлек, күз явын алырдай чәчәкләр, бераз атлаганнан соң түтәлләр. Аларның берсендә дә бер чүп үләне тапмассың, бар да матур, бар да эшкәртелгән. Бу бакчага сокланып мине капка төбеннән үк каршы алган Ания апага сорау бирә башладым: “Ничек бу кадәрлене шулай яхшы карарга җитешәсез?”, “Бу матурлыкның сере нидә?”. Ә Ания апаның җавабы бер булды: “Минем бит шәхси агрономым бар, апаем, серен әйтсә Хөрмәт абыең әйтер”. Үзе ихлас елмая. Ә чынында исә олы яшьтә булуларына карамастан, бакчаларын үз куллары, үз тырышлыклары белән оҗмах бакчасы ясап куйганнар, бер сихри ямьгә төргәннәр. Минем бу йортка килүемнең максаты да Хөрмәт абый белән күрешеп, хәлләрен белешү иде, аның элеккечә булдыклылыгына соклануымны аның турындагы язмам аша райондашларым белән дә уртаклашасым килде. Бүгенге сүз Хөрмәт Әмиров турында булыр.
Хөрмәт абый Каратамак авылында туган. Әтисе, Бөек Ватан сугышы яугире Әмир Аусханов сугышта алган каты яраларыннан вафат булганда Хөрмәт абыйга нибары өч кенә яшь була. Әнисе Әсма ялгызы гына улларын үстерер өчен көтүен дә көткән, балалары укырга кергәнче үк 150шәр баш бозаулар карый, көнен төнгә ялгап эшли. Шуңа да уллары кул арасына иртә керә. Мәктәпкә барырга кием юнәтер өчен Хөрмәт бәләкәйдән абыйсы белән көтү көткән.
Колхоз эшләрендә кайный-кайный сигезенче классны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Хөрмәт, Бөре профтехучилищесында прицепчы, тракторчыга укырга кергәч, яхшы укыганы өчен стипендия алгач, шатланып, “Әни, әни, миңа акча бирделәр”, – дип йөгереп кайтып кергәч, әнисенең аны кочаклап елавын һаман хәтерли. Боларны сөйләгәндә Хөрмәт абыйның үзенең дә күзеннән яшьләре чыкты. Олы яшьтә булса да, ул шул чаклардагы авыр елларны да, эшләгән чорларын да, барысын-барысын да яхшы хәтерли.
– Студент чагым. Борай РТПсына урып-җыю чорында практикага кайттым. Т-40 тракторын бирделәр. 778 гектар мәйданда иген урып, районда икенче урынга чыктым. Эшләгән эшемнең 33 процентын, бу 150 сум иде, укыган училищема күчерделәр. Директор шунда минем исемне мактау тактасына куярга тәкъдим итте, – дип сөйләде Хөрмәт абый.
Укып бетереп кайту белән ДТ-75 тракторы бирәләр, җир сөрү, тырмалау, кукуруз уру кебек эшләрне тиз арада эшләгән егетне 1967 елның көзендә армиягә алалар. Хәрби хезмәтен тутырып кайткач та ул шул РТПда эшен дәвам итә. Аңа эшкә яраксыз, ватык Т-4 тракторын бирәләр һәм ул аны 25 көн эчендә төзәтеп, өч ел буена бер ремонтсыз эшли. Мондый җен кагылган егетләрне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде, дип, Марс Фәюршин аның турында гәзиткә язып чыга. Бер ел эчендә ремонтлап чыккан трактор оешмага 39 мең сум керем китерде дип Хөрмәт Әмировны зурлыйлар. 1972-73, 1977 елларда социалистик ярыш җиңүчесе була, “Комсомол хезмәте ударнигы” билгесе тапшыралар.
Әнә шундый уңышлар белән дәрт итеп эшләп йөргәндә Чалкак авылына эшкә җибәрелеп, анда үзенең гомерлек тормыш юлдашын, Ания Әгъзам кызын очрап, аңа бер күрүдә гашыйк була. Чәчләрен чәчкә бәйләгәч, гаиләләрен тулыландырып, ямь һәм шатлык өстәп, уллары һәм ике кызлары дөньяга килә. Илнурлары гына авыр чирдән бик яшьли гүр иясе була. Олы кызлары Линара Бөре педагогия институтын тәмамлап, Нефтекама шәһәрендә 25 ел башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Аның улы Альберт, 4-5 билгеләренә генә укып, картәтисе кебек спортны үз итә. Кече кызлары Ильмира Бөредә бухгалтер белгечлеге ала, аның кызы Нурия дәү әнисе кебек пешеренергә, бәйләргә, чәчкәләр үстерергә оста. Ания апа гомер буена сатучы булып эшләп, лаеклы ялда, хезмәт ветераны.
– РТПда эшләгәндә алты ел самолетка ашлама төядем, 16 ел погрузчикта эшләдем. “Башсельхозтехника”да 1984 елда социалистик ярыш җиңүчесе буларак чыгыш ясадым. Бөтенсоюз ярышында җиңүче буларак, Кызыл Байрак белән кайттым Уфадан, – дип хәтер йомгагын сүтүен дәвам итә Хөрмәт абый. – 1985 елда иң яхшы механизатор дигән диплом тапшырдылар.
Хөрмәт Әмиров 1970-1985 елларда һәр бишьеллык планын өч ел да биш айда үтәп килә, “Знак почета” ордены белән бүләкләнә. Язлы-көзле, урып-җыю вакытларында эшләгән Ленин исемендәге, “Родина”, “Кызыл таң”, “Агыйдел”, Салават исемендәге, Вострецов исемендәге, “Берлек” колхозлары рәисләре тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары, бүләкләре бихисап аның.
1986 елда Чернобыль фаҗигасы булгач, “Башсельхозхимия”нең приказы белән авария нәтиҗәләрен бетерергә юнәлтелә. Анда да Хөрмәт Әмир улы звено бригадиры итеп тәгаенләнә.
– Безгә алты айда бетерергә дип эш йөкләттеләр. Без аны ике ай ярым эчендә төгәлләдек, 17856 тонна күләмендә эш башкардык. Аннан да ике Мактау грамотасы алып кайттым, – ди ул.
Хөрмәт абый гомер буена спорт белән дус булды. Сельхозхимиядә эшләгән дәверендә үзе генә спорт ярышларында катнашып калмый, яшьләрне дә җәлеп итә. Алай гынамыни, оешманы спорт буенча алгы сызыкка чыгарырга күп көч сала. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда ул үзе шахмат, атышу, чаңгы спорты төрләрендә һәрчак лидер була. Районда узган сабантуйларында гер күтәрү буенча беренчелекне бирмәгән Хөрмәт Әмиров соңыннан комиссия әгъзасы булып тора.
22 ел дәвамында Хөрмәт абый РТП, Сельхозхимия ветераннары советы рәисе йөген тартты, 16 елын район ветераннар советы әгъзасы булды. Шул чорда Өлкәннәр көннәрен үткәрү бик оешкан төстә үтә иде. РТП клубы ветераннары, “Ахирәтләр” ансамбле белән Уфада, Дүртөйледә чыгыш ясап, икенче дәрәҗә диплом да алып кайтуларда, Гран-приларга лаек булуларда аның өлеше бик зур.
Сәламәтлеге какшауга яшь саннары гаепле булмаса да, ул һәрвакыт күңел төшенкелегенә бирелми, табибларга рәхмәтле булып яши. Язлы-көзле медицина тикшерүләре үтеп, санаторийларга юллама алырга ярдәм иткәннәренә чын күңеленнән рәхмәтләрен белдерә.
Хәтеремдә, бер спорт ярышы вакытында физкультура-сәламәтләндерү комплексында тренер Радик Хәмидуллин: “Хөрмәт абый спортка ихтирам, сөю белән яши, яшьләрне җәлеп итә”, – дип бик зур хөрмәт белән кабатлаган иде. Анда да Хөрмәт абый яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
– Сельхозхимия юк бит инде диючеләр дә бар. Районда бик күп оешмалар ябылганга халыкның гаебе юк икәнен аңлыйбыз, югалган оешмаларның элек эшләгән ветераннары, пенсионерлары бар. Безне аңлап ярдәмләшеп килгән эшкуарлар аркасында барысының да юбилейлары белән тәбрикләргә, хәлләрен белергә тырыштык, – дип, элек бергә эшләгән яшьлек дусларын, коллегаларын сагынып искә алып китте Хөрмәт абый.
Тарткан атка төйиләр, булдыра алмаганны телгә дә алмыйлар. Хөрмәт абыйны белмәгән, телгә алмаган кеше юктыр. Җигелеп, җимертеп эшләгән чакларын сагынып искә алабыз, озын, бәрәкәтле гомер насыйп булсын дип телибез.
Зинера Дәүләтова,
РТП ветераннар советы рәисе.