Иртә-таңнан кичкә кадәр яңгырый хезмәт җыры
Дүртөйле районы хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара.– Быел бөртекле культуралар 36 мең гектарда үстерелде. Хәзер бар көч үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелә, – дип каршы алды Дүртөйле районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Янсубаев. – Урак эшләренә старт бирелер алдыннан районда зур семинар-киңәшмә оештырылды.
Уракка беренчеләрдән булып “Киров”, “Вәлиев”, “Победа”, “Калинин” хуҗалыклары төшкән, бүген исә барлык хуҗалыкларда да урып-җыю эшләре киң колач белән бара.
– Урып-җыю эшләренә быел, башка елларга караганда, бер атнага соңрак төшелде, бу табигать шартларына бәйле, үсемлекләрнең вегетация чоры бераз сузылды. Әмма, шунысы сөенечле: уңыш быел игенче күңелен канәгатьләндерерлек, – ди Эдуард Егорович. – Район буенча уртача күрсәткечләр шундый: арпа гектарыннан 30 центнер, арыш – 25, борчак 21 центнер бирә.
Районда мал азыгы хәзерләү кампаниясе дә дәвам итә. Берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең беренче чабымы нигездә сенаж салу өчен файдаланылган, ул 90 мең тонна күләмендә тупланган да инде. Хәзер печән әзерлиләр.
– Һәрвакыттагыча, мал азыгын ел ярымлык запас белән туплау максаты куелды, – ди әңгәмәдәшем. – Вакыты җиткәч, силос та салыначак. Моның өчен 4700 гектарда кукуруз үстерелде.
Киләсе ел уңышы өчен район игенчеләре уҗым культураларын 12 мең гектарда чәчүне планлаштырган. Әлеге максатта 3 мең гектар җир эшкәртелгән дә инде. Ашлык җыеп алыну белән, басуларга тракторлар керә.
“Ленин” токымчылык заводы игенчеләре дә уттай урак өстендә көнне-төнгә ялгап хезмәт сала. Барлык гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган баш агроном Ришат Гәрәевның кәефе күтәренке.
– Басуларда бер-берсе белән ярышып алты өр-яңа комбайн эшли. Кичә бер көндә алар 6 мең 26 центнер борчакны җыеп та алды. 115 гектар мәйданда суперэлита “нарат” сортлы борчак үстердек. Уртача уңыш гектарыннан 31 центнер тәшкил итте. Әлеге сортны сатачакбыз да. 285 гектарда “агроинтел” сортлы борчак игелде. Әлеге вакытта аны чабу бара. Ике көннән суктыра да башлаячакбыз, – диде ул.
“Ленин”да аяз көннең һәр минутын мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга тырышалар: басуда ватылган яки тик торган техника күрмәссең. Алты комбайнга алты “КамАЗ” машинасы беркетелгән. Алар суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташый, ә анда игенне кабул итеп, киптерү ике сменада оештырылган.
– Борчак чабу да ике сменада бара, – ди баш агроном. – “МасDon” чапкычында көндез Айдар Нуриев, төнлә Венер Әхияретдинов эшли.
Айдар Нуриев “Ленин” хуҗалыгына Күккуян авылыннан йөреп эшли. “Биш ел була инде бирегә урнашуыма, – ди ул. –Көн дә юлда йөрү бик уңайлы булмаса да, лаеклы хезмәт хакы, яхшы шартлар булгач, канәгатьмен”.
Бүгенге көнгә “Ленин” җәмгыятендә иң күп ашлык суктыручылар – Рөстәм Зарипов һәм Хәлил Сәлмәнов. Алар һәркайсы 1300 центнер ашлык суктырган. Басу батырлары Рәсим Зарипов, Финарит Карамов, Азамат Тимербаев, Земфир Бәдретдинов та чәмләнеп, тырышып хезмәт сала. Йөк машиналары водительләре Айдар Фазылов, Дәниф Имаев, Илшат Закиров, Рөстәм Галиуллин басу һәм ындыр табагы арасындагы юлга тузан да төшерми. Ашлыгы җыелган басуларга куәтле тракторлары белән тәҗрибәле механизаторлар Илфир Хәмидуллин һәм Марат Бикбаев җир эшкәртергә керә.
Шунысы сөенечле: хуҗалыкта өлкәннәр белән беррәттән, яшьләр дә җиң сызганып эшли. Мисал өчен, ындыр табагында безнең фотообъективка 8-9 сыйныф укучылары Арина Дәүләтова, Алесия Исламова, Регина Шакирҗанова да эләкте. Ашлык чистарту комплексы операторы-машинисты Назыйф Әхмәдиев кызларны мактап туя алмый.
– Уңганнар, тырышлар, – ди. – Әти-әниләре хезмәт тәрбиясе биреп үстерүләре күренеп тора!
– Мин беренче ел гына эшлим әле биредә, – дип уртаклашты Арина Дәүләтова. – Ә менә Алесия һәм Регина былтыр да эшләгәннәр. Алар “Ленин” хуҗалыгына караган Суккул авылында яши, ә мин ерактанрак – Ивачтан. Туганнарыма кунакка килгәч, ахирәтләремә ияреп эшкә чыгарга булдым. Алар кебек акча эшлисем килде. Сәгать көндезге өчтән кичке унга кадәр безнең смена. Эш бик ошый.
– Ә мин пенсиядәге нефтьче, – ди ашлык чистарту комплексы операторы-машинисты Назыйф Әхмәдиев. – Хуҗалык җитәкчелеге эшкә чакыргач, бик теләп чыктым.
Шул ук вакытта... Җәмгыятьтә мал азыгы да мулдан әзерләнә. Салам һәм печән төрмәләре ферма яннарына өелә. Көзге культуралар өчен быел 1600 гектар җир бүленгән, шуның 800 гектары эшкәртелгән дә инде.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Рәсемдә: Айдар Нуриев.
Автор фотосы.