Ир-егетләр хезмәттә сынала

Гомер юлының 36 елын машина руле артында үткәреп барган, районыбызның Абзай авылында туып, бүгенге көндә ныклап Борайда төпләнгән Таил Гатауллин яхшы яктан гына телгә ала торган шәхес. Резеда һәм Карам Гатауллиннар гаиләсендә бишенче – төпчек бала булып дөньяга аваз сала ул. Әтисе колхозда алдынгы тракторчы саналса, әнисе дә колхоз эшләрендә сынатмый. Ул вакытларда заманы да шундый иде бит, илебез авыр көннәр-еллар кичерде, шуңа да һәркемнән фидакарь хезмәт таләп ителде. 
Таил Каенлык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң өлгергәнлек аттестаты белән бергә тракторчы таныклыгы да ала. Ул елларда мәктәпләрдә әнә шундый традиция хәтсез сакланып килде. Шуннан соң ике ел дәвамында туган “Родина” колхозында тракторчы булып җир эшкәртә, башка төрле хуҗалык эшләрендә катнаша. 
Әйе, горурланабыз, ул дәвердә ир-егетләрнең төп бурычларыннан берсе булып Армия сафларында хезмәт итү саналды. Әлеге изге бурычын Таил Гатауллин Краснодар өлкәсендәге төзелеш гаскәрләрендә үтәде. Хәрби хезмәт чорында сержант званиесендә взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 
Туган якларына исән-имин әйләнеп кайтканнан соң Бөре шәһәрендә уку йорты тәмамлап, водитель-сварщик һөнәрен үзләштерә. Һәм хезмәт юлын ул вакытларда дан тоткан район май-сыр заводында дәвам итә. Аннан соң аның хезмәт кенәгәсендә “Алга” район гәзите редакциясендә шофер булып эшләве теркәлә. Калган хезмәт юлын ул район мәдәният бүлегендә водитель булып уңышлы дәвам итә. Бүгенге көнне дә, пенсия яшендә булуына карамастан, нәтиҗәле хезмәт күрсәтә, бары тик рәхмәтләргә генә лаек. 
Намуслы хезмәте өчен Башкортстанның мәдәният министрлыгы, КПСС район комитеты, район мәдәният бүлегенең бик күп бүләкләренә лаек булды Таил. 
Тормыш иптәше Люба белән дә гаилә тормышлары гөрләп бара. Бергә аңлашып, кулга-кул тотышып яшәүләренә дә 36 ел гомер үтеп киткән. Люба Тимертдин кызы хезмәт һәм тормыш юлында үзен сынатмады. 38 ел өзлексез район үзәк дәваханәсендә балалар шәфкать туташы булды, хәзерге вакытта лаеклы ялда. 
Әлбәттә, һәр гаиләнең төп бәхете ата-ананың тормыш юлын ышанычлы дәвам итәрлек балаларда. Бу уңайдан Таил белән Любаның балалары сер бирмәделәр. Өлкән кызлары Эльвина әлеге вакытта Екатеринбургта теш табибы булып эшли. Уллары Илнур ерак Себер якларында әтисенең һөнәре буенча озак еллар хезмәт юлын үткәрә килә. Балаларның икесе дә әйбәт гаилә корганнар, уллар-кызлар үстерәләр. 

Фидаил Нуриев, 
хезмәт ветераны.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей