Икмәкләр мул булсын дип

Байшады авылындагы “Гыйльмаутдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы карамагындагы  чәчүлек җирләре бер-берсеннән шактый еракта һәм таралып урнашкан. Чәчү вакытында – җирләрнең җитешүенә, урак чорында игеннәрнең өлгерүенә карап, техниканы ничәмә-ничә километр ераклыкка күчереп йөртергә кирәк. “Чегән таборы белән бер инде без”, –  дип шаярта үзләре. Хуҗалыкта эшләр торышы белән танышу ниятеннән бирегә юл тоттык. Авыл янына җитәрәк басуларда техника хәрәкәте күзгә ташлана. Чәчәләр, агрегатларга ашлама, чәчүлек орлык китерәләр... Әле генә күз алдында хәрәкәт иткән таудай тракторның кинәт кенә юкка чыгуына гаҗәпләнеп торганда, хуҗалык җитәкчесе Геннадий Аскар улы, аңлатма бирергә ашыккандай, әйтеп куйды: 
– Түбәнгә төшеп киттеләр. Бездә басулар тигез түгел – таулардан, уйсулыклардан гына тора. Шуңа күрә туфрак та бердәй өлгерми. 
Күз алдында “юкка чыккан” агрегат горизонтта күренгәнче байтак көттек. Механизаторлар Андрей Баһаутдинов һәм Финат Хәкимов  бодай, арпа, солы чәчә икән. Басу читенә җитүгә ике генә сүз сөйләшеп алдык. 
– Иртәдән  кичке 8гә кадәр эшлибез. Көнгә нормадагы гектарны чәчәбез. Эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: ягулык белән тоткарлык юк, ватыла калсаң, шунда ук запчастьне китерәләр, тәмле ашаталар. 
Сәгате түгел, минуты исәптә чакта моннан да артык ни кирәк?! Гомумән, зарланучы, ыңгырашучы юк хуҗалыкта. Эш дигәндә, берсе дә дилбегә кактырмый. Чәчүне тизрәк төгәлләү өчен тырышалар. 
Бетте, китте. Чәчкечтә орлыкларны җир куенына тигез итеп төшүен карап баручы Данис Шакиров белән Айрат Гәрәйшиннар да күп сүзле булмады. 
“Бар да уңганнар һәм булдыклы бездә. Данис ага 66 яшендә булуына карамастан, менә сигезенче ел инде хуҗалыкта зур ярдәмче, яшьләрдән калышмый ”, – дип, җитәкче мактауларга күчте. Хуҗалыкта барлыгы 666 гектар мәйданда бодай, арпа һәм солы чәчелгән, 30 тонна ашлама кертелгән.
– Күләм өчен генә түгел, беренче чиратта, сыйфатка эшлибез. Безнең максат – бөртекләрнең масса авырлыгын арттыру, тишелгәндә энергиясенең күп булуына ирешү, – диде иксез-чиксез чәчү басуларына карап Геннадий Гыйльмаутдинов.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей