Игезәкләр-бизәкләр

Күп балалы гаиләдә үскән Тимергалиева Зәнфирә апа Салих кызы яшь чагында туган авылыннан ерак Үзбәкстан якларына чыгып китеп, анда эшләгән, яшәгән. Олыгая төшкәч, туган якларын сагынып, туганнарына, авылдашларына якын булыр өчен, алар янына кайтып урнашу теләге көчле була. Шулай ныклы карарга килеп, Зәнфирә апа туган авылы Кузбайга кайтып, йорт сатып алып, урнаша. Авылда аны игезәк бертуганы – Нәския апа да үзенең йортында көтә, керетә, кунак итә, чөнки Русия гражданлыгы, яңа паспорт, пенсия документларын әзерләүгә дә 3-4 еллап вакыт үтә.
Зәнфирә апа белән Нәския апа икесе дә уңган, таза, эшсөючән, башлаган эшләрен дәрт белән җиренә җиткереп башкара торганнар. Һәрчак тик тора торганнардан түгел, вакыт кадерен белеп, эшсез тормыйлар алар. Җәй көннәрендә игезәкләр-бизәкләр Зәнфирә апа белән Нәския апа ишегалды тутырып кош-корт карыйлар: тавыклар, бройлерлар, урдәкләр үстерәләр; бакчаларында яшелчәләр белән бергә су сибеп, төрлесеннән матур чәчкәләр дә үстерәләр; ишегалдында, бакчаларында, урам ягында чүп үләннәрен вакытында чабып та торалар, чисталык, пөхтәлек яраталар. Туганнарына ярдәмчелләр, сарык йоны алумы, бәрәңге утыртумы, бәрәңге алумы, каз өмәсеме – бу күмәк эшләрне бергә башкаралар. Үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртып, ял иткән арада дөнья яңалыкларын белеп, гәзит-журналлар да укырга җитешәләр, авылдашлар белән аралашып, “хәрәкәттә –бәрәкәт” девизы белән актив тормыш алып баралар.
Әлеге көндә Зәнфирә апа авылда Хамитьянова Ляйсән Назаф кызы җитәкләгән
крестьян-фермер хуҗалыгында яратып бозаулар караучы булып йөри. Куп кенә Мактау грамоталары белән буләкләнде. Бәйрәмнәрдә клуб сәхнәләрендә дә катнашырга ярата ул.
Зәнфирә апа белән Нәския апага 2022 елның 20 июнендә 75 яшьләрен таза булып, туганнары, балалары, авылдашлары белән каршылауларын телим.
Габдулхакова Роза, библиотекарь
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей