Игенченең язгы имтиханнары җитә

Авыл хуҗалыгы тармагында бик тә җаваплы чор якынлаша. Алда – язгы кыр эшләре. Аграрийлар әлеге мөһим кампаниягә ничек әзерләнә? Район авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтовтан шул хакта белештек.
– Илвер Габдуллович, орлык – уңыш нигезе, дияргә яратабыз. Чәчүлек материалларның сыйфаты ни дәрәҗәдә?
– Әйтергә кирәк, районда орлык җитәрлек күләмдә. Көннәр җылытуга хуҗалыкларда аларны чистарту, калибрлау эшләре башланачак. “Диярова”, “Шакиров”, “Хәлилова” крестьян-фермер хуҗалыклары, тулысынча югары репродукцияле орлыклар гына чәчү максатыннан, 110 тонна элиталы орлык сатып алды. “Салават”, “Зарипов” хуҗалыклары  да беренче репродукциядән дә түбән булмаган чәчүлек материаллар белән генә эшләячәк. Күп чыгымнар таләп итүгә карамастан, бу үзен икътисади яктан аклаячак, билгеле.
– Чәчүлек мәйданнар структурасына килгәндә, анда үзгәрешләр көтеләме?
– Соңгы елларда районда табышлы культураларның чәчү мәйданнарын арттыру өстендә эш алып барыла. Әлеге юнәлешнең һәр хуҗалык өчен мөһимлеген узган елда корылык булуы дәлилләде. Шуны күздә тотып, быел хуҗалыклар 56590 гектар мәйданда эш башкарачак, шуның 35 мең гектарында бөртекле культуралар игеләчәк. Бишьеллык план нигезендә табышлы культуралар мәйданын елдан-ел арттыру күздә тотыла.
– Җир, орлык белән генә мул уңышка ирешеп булмаганын яхшы аңлыйбыз. Әлбәттә, ашлама кирәк. Бүгенге көндә районга нинди күләмдә ашлама тупланды?
– Игенчелектә югары уңыш алу җитәрлек күләмдә ашлама кертүгә турыдан-туры бәйле. Икенче ел рәттән район хуҗалыклары әлеге юнәлештә максатчан эш алып бара. Хәзерге вакытка район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 1 гектарга 30,5 кг минераль ашлама тупланды. Хуҗалыклар барлыгы  1200 тонна ашлама алырга килешү төзеде. Бүгенге көндә “Победа” һәм “Гайфутдинова” хуҗалыкларына 523 тонна җир сые тулысынча кайтарылып тутырылды.
– Язгы чәчү – 2022 планында үзгәрешләр бармы? Нинди культураларга өстенлек биреләчәк?
– Быел язгы чәчү кампаниясенә, узган еллардагы чәчү мәйданнарын тоту белән бергә, берникадәр структур үзгәрешләр дә керәчәк. Шунлыктан быел безгә күбрәк керем кертә торган культураларга басым ясарга кирәк. Кузаклы культураларга игътибар артырга тиеш. Майлы культураларның мәйданын арттырырга туры киләчәк. Әйтик, быел районда күбрәк мәйданда рапс чәчәргә уйлыйбыз. Без аны бер игәбез, бер ташлыйбыз. Әмма тырышып эшләгән җирдә ул һәрвакыт уңыш бирә. Ел нинди генә килсә дә, аннан керем алып була. Кайбер җитәкче-белгечләр бу культураны өнәп бетерми. Ник дигәндә, ул үзенә аерым игътибар сорый. Тик бу культураларны игүнең отышлы ягы – аны республика эчендә тиз арада урнаштырып булуда. Рапсны да, көнбагышны да көнендә-сәгатендә сатып алырга мөмкин структура бар. Август аенда бер генә культурадан да акча алып булмый. Ашлыкның ул вакытта дәрәҗәсе дә, сатып алучысы да юк. Ә рапсны суктырып алу белән үк акчага әйләндерергә мөмкин. Быел шулай ук кайбер хуҗалыкларда  борай культурасын чәчеп карарга да ниятлибез.
– Мал-туар өчен, читтән кертмичә, үзебездә нинди үсемлекләр чәчеп үстерергә мөмкин?
– Чыннан да алга таба терлекчелек өлкәсенә кереп бара торган культура – кукуруз, кәҗә үләне. Бу – безнең киләчәгебез. Алдагы берничә ел эчендә без кукуруз мәйданнарын 1300 гектарда үстердек. Бу культураның  терлекчелек тармагын үстерүдә яхшы табыш бирүен беләбез, һәм киләчәктә чәчү мәйданнар арттыруны исәптә тотабыз. Һәр нәрсәнең үз вакыты дигәндәй. Мал азыгы да вакытында җыеп эшкәртелсә, бөтен файдалы матдәләре сакланачак. Шуңа күрә терлек азыгын әзерләгәндә хуҗалык җитәкчеләре чабуларын җыеп башкарырлар дигән өметтәбез.                                                                         – Авыл хезмәтчәннәре авызыннан: “Көзге уҗым – язгы җырың” дигән гыйбарә ишеткән бар. Көздән чәчкән культуралар кышны ничек чыкты?
– Узган ел район буенча 7442 гектар мәйданда көзге культуралар чәчтек. Кыр эшләре үз вакытында башкарылды һәм дым запасы да җитәрлек булды. Шуңа күрә уҗымнар кышка матур керде. Кышның салкын һәм карлы килүе дә көзге культураларга уңай тәэсир итте. Быелгы һава шартлары көзге культураларның 90 проценттан артыграгы өчен яхшырак булды. 
– Быел районда язгы чәчү – 2022гә кайчан старт биреләчәк?
– Нинди генә ел килсә дә, район апрель ахырында басу эшләренә чыга. Быел да өченче декадада язгы кыр эшләренә керешербез дип уйлыйбыз. 
– Илвер Габдуллович, техника ремонты торышына да тукталсагыз иде. Машина-трактор паркларын яңарту дәвам итәчәкме?
– Соңгы  елда район буенча 186 млн сумлык техника алынды. Ел авыр булу сәбәпле, икенче кварталда  техника паркын яңарту планлаштырылмый. Ел башыннан өч ай эчендә хуҗалыкларда 17 млн сумлык яңа техника һәм агрегатлар кайтарылды. Язгы кыр эшләрен сыйфатлы һәм кыска срокларда башкару өчен булган техниканы нәтиҗәле куллану зарур. Бүгенге көндә хуҗалыкларда тагылма кораллар ремонты төгәлләнеп, трактор ремонты да фермер хужалыкларында тулысынча төгәлләнү алдында. Шушы көннәрдә махсус комиссия хужалыклардагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерә башлаячак.
– Халык талашып-тарткалашып шикәр комы, он, башка төр ашамлыклар, су буе чиратлар тора-тора, көнкүреш товарлары, гигиена әйберләре җыйганда сез бу күренешкә ничек карадыгыз?
– Үткән ел корылык булып, печән-салам, ашлык бәяләре шактый кыйммәтләнгәч, “Иии, бу бәягә мал азыгы сатып алып, мал асрап булмас, сыерларны, бозауларны киметәсе булыр”, – дигәннәр иде, сөткә-иткә бәяләр әллә ни сизелерлек тә артмады, ел буена җитәрлек азыгын да туплады, мал-туарын да киметмәделәр. Әле алай гына да түгел, кыш буе буаз сыер сатып алам дигән белдерүләр дә күренгәләп торды. Соңгы вакыттагы ыгы-зыгылар башлангач, ышанам, бик күпләр: “Әле ярый терлекләрнең санын киметмәгәнбез”, – дип тагын бер кат шөкер иткәндер. Ач булмабыз, ите-мае, сөте үзебезнеке, дип шөкер итәбез.
Гөлназ Хуҗина 
әңгәмәләште.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей