Игенченең тырыш эше ил табынын баета

Район хуҗалыкларын урап кайтып килгәндә без дә элеккеге еллардагы төсле кыр юлларыннан үтеп Миңле, Ваныш авыллары өстеннән уза торган басуларда тук башаклы иген кырларын күзәтеп,  Бәйсәкә авылы янәшәсендәге 270 гектарлы арпа басуына килеп чыктык.

Биредә “Арсланов” фермер хуҗалыгының   комбайннары ашлык суктыра иде. Игенчеләр Финус Ямалтдинов, Радик Бәлагытдинов, Рузид Гайфуллиннар белән күптәнге танышлар булып чыктык. Мондый “алтын куллы” игенчеләрне  ничек онытасың инде? Алар гомер-гомергә биредә кыр эшләре батыры булып макталган механизаторлар бит. Һәркайсы күп еллык игенче буларак бу кырларны йөзәр мәртәбә аркылыга буйга берничәшәр мәртәбә иңләгәннәр, быел да алар олы эштән читтә калмаган.  Гомер-гомергә  матур аяз көннең бер минутын да әрәм итмичә  басуны иңли торганнардан бу егетләр. Өчесе дә озак еллар дәвамында игенчелектә эшләп бай тәҗрибә туплаган механизаторлар. Шуңа быел да алар бүгенгедәй киеренке чорда  фермерга ярдәмгә килмичә читтә кала алмаганнар. Егетләр әнә шулай бер-берсен ял иттереп үстерелгәннәрне югалтуларсыз җыеп алып келәтләргә урнаштыру өчен тырышалар.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей