Идентификация – хайваннар сәламәтлегенә беренче адым

Безгә, кешеләргә, тулы бер документлар җыелмасыннан (паспорт, медицина иминияте полисы, СНИЛС һ.б.) файдаланырга туры килә, ә менә сыер яки сарык бердәнбер идентификация номерына ия булачак. Хәрефләр һәм саннар хайваннарның төре, яшәү урыны һәм билгеләнеше турында сөйләячәкләр. Бу штрих-код кебек булачак, аны ветеринар мәгълүматлар базасына кертеп, хайванның токымы, җенесе, туган көне, ата-ана һәм хуҗасы турында белешмәләр, ясалган прививкалар исемлеге, авырулар, продуктивлык яки чит илгә бару турында белешмәләр ала. 
БРның муниципаль берәмлекләр хакимиятләре башлыклары белән узган 2021 13 декабрендәге республика территориясендә эпизоотик хәл мәсьәләләренә багышланган киңәшмәнең карарына ярашлы, республикадагы барлык авыл хуҗалыгы хайваннары исәпкә куелырга тиеш. 
Хайваннарны идентификацияләү – ул хайваннарга идентификацион номер биреп, ул хайван турындагы мәгълүматны Федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертеп, хайванга паспорт бирү. Идентификацион номер биркада, чипта, муенчакта языла һәм ул уникаль цифрлы код була.
Эре мөгезле яшь терлекләрне туганнан соң 14 көн эчендә исәпкә куярга кирәк. Ә менә чит илдән кертелгән сыерларны шунда ук маркировкалаячаклар. Сыер яки үгезгә берьюлы ике бирка – сул һәм уң колагына эләчәкләр. Берсен югалткан очракта, хайван хуҗасы аны ике ай эчендә торгызырга тиеш. Әгәр сыер берьюлы ике бирканы югалтса, сыерны сугымга җибәрергә туры киләчәк. Өстәвенә, итне ветеринария экспертизасыннан соң гына кулланырга мөмкин булачак.
Хәер, хайванны электрон чип булу коткара ала – бу очракта ике бирка да аның буенча торгызылачак. Дуңгызлар өчен дә шундый ук кагыйдә каралган. Яшь вак мөгезле терлекләрне – 14 көн, кош-кортларны – өч көн, дуңгызларны – ай, яшь ат, дөя, боланнарны–ике ай, мехлы җәнлекләрне (төлке, нутрия, хорек һ.б.), этләрне һәм песиләрне өч ай эчендә теркәргә кирәк.
Идентификация бер хайванны башка вакциналаштырылмаган хайваннарга алмаштырмау максаты белән башкарыла. Ветеринария табибы хайванны бер җирдән икенче өлкәгә күчерү өчен ветеринария документын рәсмиләштерә ала. Хайваннарны идентификацияләү һәм исәпкә алу мәсьәләләре буенча район ветеринария хезмәте учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Соңгы берничә ел дәвамында Русиянең кайбер төбәкләрендә терлекләр, шул исәптән вак мөгезле терлекләр арасында бруцеллез белән авыру очраклары ешайды. Авыруның аерым төрләре кешеләр өчен дә куркыныч  белән яный. Республикада кош гриппы һәм эре мөгезле терлекләрнең  нодуляр дерматиты буенча эпизоотик хәл киеренке кала. Биркалаштыру процедурасы – ул бурыч кына түгел, хайванның, хуҗасының, аның туганнарының һәм гомумән халыкның сәламәтлеген һәм тормышын саклау өчен кирәкле чара. Мондый чаралар үтәлмәгән яки бозылган очракта хуҗалар административ җаваплылыкка тарттырылып, штраф салынуы да мөмкин. Хайваннарны теркәү кагыйдәләрен бозу РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекска ярашлы административ штраф салу белән яный. Штраф гражданнарга 300 – 500 сум, вазыйфалы затларга 500 – 1000 сум, юридик затларга 5000 сумнан 10000 сумга кадәр каралган. Хайваннарны идентификацияләү шулай ук аеруча куркыныч авырулар килеп чыккан очракта да кирәк, дәүләт тарафыннан биркаламаган хайваннарның хуҗаларына икътисади зыянны түләмиләр. 

Илмира Нигъмәтуллина, 
район ветеринария станциясенең эпизоотиягә каршы отряд начальнигы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей