Хуҗинлылар тырматуга төште

“Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш районындагы филиалы басуларында да кызу эш кайный. Хуҗин исемендәге бүлекчәнең бүген 7876 гектар сөренте җирләре бар, шуның 1263 гектарын уҗым культуралары били, 4967 гектары язгы культураларга бүленгән, 419 гектарда мал азыгы өчен күпъеллык үлән чәчелгән. Филиал директоры Алмаз Мәмдух улы Йосыпов безне бирегә эшләр барышы белән танышырга юнәлтте. Бүлекчәнең баш агрономы Фидрат Мөхәммәдиевны Иске Ихсан авылы янындагы басуда тап иттек. Биредәге 105 гектар җирдә тәҗрибәле механизатор Илгизәр Фәизов үзенә беркетелгән “МТЗ-82” тракторында туфракны тигезләп кенә калмый, ә дым запасы кибеп бетмәсен өчен дә хәстәрлек күрә. “Әзрәк җылыта төшүгә чәчкеч агрегатлар да эшкә чыгарга тулысынча әзер”, – дип белдерде баш агроном һәм биредәге ындыр табагында орлык эшкәртү белән дә таныштырды. Келәт мөдире Лилия Рамазанова турында гел мактау сүзләре генә әйтте ул, үз эшен җиренә җиткереп башкара торганнар исәбендә атады. Келәт эчендә яхшы сыйфатлы арпа орлыгын “ПС-16” агрегатында Фидус Асманов гербицидлар белән эшкәртә иде. Безнең климат шартларына яраклаштырылган һәм һәр елны ярыйсы уңыш биреп сөендерә торган “Саша” сортлы әлеге культураны 80 тонна эшкәрергә өлгергәннәр дә инде. Яхшы репродукцияле, таза, гәрәбәдәй орлыклар бүгеннән туфракка күмдерелергә әзер. Бу агротехник алым һәр көнне дәвам иттерелә һәм гербицидлап эшкәртелгән орлык күләме арта тора. Фидрат Әсгать улы белән Таш-калмаш басуына юл тоттык. Биредә “МТЗ – Беларусь 1221” тракторына тагылган “КЛ-9,6” культиваторында уңган механизатор Айрат Латыйповны туфрак эшкәртү мәлендә тап иттек. Чагыштырмачакыска вакытка туктап алганда фоторәсемгә төшереп алдык һәм егет артабан эшен дәвам итте. Баш агроном канәгатьлек белән барлык 1263 гектарда урнаштырылган уҗым культураларын гектарына 100әр килограмм исәбендә аммиак селитрасы белән тукландырып чыгулары, бер-ике көн эчендә 150 гектарда җирне тырматырга, 60 гектарда культивацияләргә өлгерүләре турында бәян итте. –Механизаторлар да, белгечләр дә көне ел туйдырыр мәлдә сыната торганнардан түгел, – диде филиал җитәкчесе Алмаз Мәмдух улы. – Күреп торасыз, һәр җирдә, басулар кардан арыну белән үк, кызу эш кайный. Техникабыз, тагылма инвентарльләребез яхшылап әзерләнелде, орлык һәм ашлама да, ягулык-майлау материалларыбыз да җитәрлек. Табигать шартлары мөмкинлек бирсә, язгы басу эшләрен оптималь вакыт эчендә җиренә җиткереп башкарып чыгачагыбызны ныклы ышаныч белән белдерә алам. Әйе, хуҗинлыларның эшләре яхшы бара. Игенчеләр өчен хәлиткеч әлеге мәлдә алар бөтен тырышлыгын яңа уңыш муллыгы өчен юнәлтә. Өметләре аклансын, омтылышлары көзен келәтләр муллыгына китерсен, дип телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей