Хәтер сандыгында ниләр генә юк

Бакалы авылында күп балалы гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән кызга балачагыннан бик күп авырлыклар кичерергә туры килә. Язмышның аны сынавы нәкъ авыр сугыш елларында, чатлама салкын кышта дөньяга аваз салган көненнән башлана. Тормыш көннән-көн яхшы якка үзгәрсә дә, сугыш чоры ятимнәре күргән авыр вакытлар еракта калса да, күңел төпкелендәге хатирәләр онытылмый шул.
– Көннәребез яз җитүен көтеп үтә иде, кыш айлары бик озак барган кебек тоелды. Яз көне җир ачыла, басудан сөенә-сөенә черек бәрәңге ташый торган идек, аны тапсаң зур бәхет инде. Аннан соң калган башак башлары эзли торган идек, әни аларны ашка салып пешерде. Җәй җиткәч ачлыктан кычыткан, балтырган коткарып калды. Алабута орлыгыннан пешкән ипи шулкадәр ачы була иде, тәме авызда әле дә саклана кебек. Мәктәптә 7нчы сыйныфка кадәр генә укый алдым. Өскә кияргә кием, дәфтәр, каләмгә акча булмады. Ул вакытта заемга, налогка дип ахыргы сыерыбызны да алып чыгып киттеләр. Югыйсә, карап торган бөтен байлыгыбыз шул иде. Ачтан үлмәс өчен мин колхозга төрле эшләргә йөри башладым. Яшелчә бакчасында чүп утау, сарык көтүе көтү, су ташу, өлкәннәр белән ашлыкка барулар – берсе дә калмады, – ди Зарифа Биктиева. 
Сабый чагыннан ул әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. 10-12 яшеннән әнисенә ияреп, колхоз кырларына эшкә йөри. Өлкәннәрдән калышмый урак ура, печән чаба, ындыр табагында ашлык киптерүдә эшли. Күрше Даутлар авылында җидееллык мәктәп тәмамлагач, беләге ныгып та бетмәгән Зарифа  колхозда сарык караучы булып эшли башлый. Тырыш, чая, үзенә йөкләнгән эшне “тешләп тарту” сәләтенә ия булуын исәпкә алып, аны ул вакыттагы “Мир” хуҗалыгының Бакалы товарлыклы-сөтчелек фермасына савучы итеп куялар. Яшь кыз тәҗрибәле савучы апалары янында эшкә тиз төшенә. Бар булмышын салып, ал-ял белән исәпләшми иртәнге дүрттән торып, кышкы чатлама суыкларда, көзнең караңгы таңнарында җәяүләп фермага барып эшли. Авырлыкка түзеп, тешен кысып эшләргә өйрәнгән кыз бу эштә дә үзен сынатмый. 7-8 савучы арасында иң күп сөт савып, беренчелекне кулыннан ычкындырмый, берничә дистә еллар буена  колхозның почет тактасында тора. 
Уңган, эшсөючән кызның никахы шушы авылның булдыклы, колхозның алдынгы механизаторы Фәрит белән була. Матур, тату гаиләдә бер-бер артлы алты кыз һәм бер ул дөньяга аваз сала. Зарифа һәм Фәрит Биктиевлар балаларын да үзләре сыман эшсөючән, тормыш йөген тартырга өйрәтеп үстерәләр. Балаларын аякка бастыру өчен ике уңган пар иртәдән-кичкә кадәр колхоз эшеннән кайтып керми көч салалар.   Зарифаның төп һөнәре савучы булса да, җәйге чорда колхоз кырларында да нык кына бил бөгәргә туры килә.
– Аз булса да гаиләгә файда булыр дип, төп эштән соң, өч кызым белән 3-4 гектар чөгендер кишәрлеге алып, чүп утау дисеңме, икешәр метр биеклектәге борчак чабумы, суган утаумы,  берсе дә калмады, –дип искә ала ул чорларны Зарифа Биктиева.
Кызганычка каршы кинәт кенә сәламәтлеге какшый аның. Аңа дәваханәдә бик озак дәваланырга туры килә, шуннан соң табиблар кушуы буенча ул савучы эшен ташларга мәҗбүр була. Хезмәт юлын Кәшкәләү авылы почта бүлегендә хат ташучы булып дәвам итә. Биредә дә тырышып эшләп, бик күп мактау сүзләренә ия булып, хаклы ялга чыга. Җиде балага гомер бүләк иткән әни буларак “Ана даны” медаленә дә лаек ул.  
Бүген Зарифа Биктиева кызлары һәм улы, аларның гаиләләре, онык-онычкаларының уңышларына сөенеп, аларга ярдәм итеп яши алуы белән  бәхетле. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынган арада үткәннәрен, әлегесен шигырь юлларына сала. Берничә дистә шигырьдән торган куен дәфтәре аның борчуларын да, шатлыкларын да, уй-фикерләрен дә үз эченә ала. 
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей