Һәрвакыт алдынгы ул

“Колос” хуҗалыгында эшләр көйле бара. Механизаторлары мал азыгы хәзерләү эшләре белән бергә көзге чәчүгә туфрак та әзерлиләр. Хуҗалыкның тырыш хезмәткәрләренең берсе Азат Заһиров кырның бер башыннан көзге арыш чәчүгә җир әзерли. Эш вакытын без дә бераз күзәтеп тордык.  Күп еллардан биредә хезмәт куючы механизатор бүгенгесе көндә 20 гектардан артык мәйданда җир әзерләгән, әлеге вакытта мал азыгы хәзерләү кампаниясендә эшли. Агымдагы елда язгы кыр эшләрендә дә сынатмаган ул. Аңа быел   “БТЗ-246” тракторын ышанып тапшырганнар. Чәчүдә, җир сөрүдә зур тырышлык күрсәткән. 
Район механизаторлары арасында һәр елны беренче урын алып бик күп Мактау грамотларына да ия булган. Быелгы Бикҗән авылында узган Сабантуй бәйрәмендә дә язгы кыр эшләрендә зур уңышлары өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатына ия булды.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей