Һәркемне үзенә чакырып тора “Салкын чишмә”

“Салкын чишмә” үзенең тәмле суы белән бирегә килгән һәркемне сыйлый.

Төбәк Башлыгы булып эшләү башында Радий Хәбиров муниципалитетларны үстерү программаларын гамәлгә ашырганда торак пунктларның тышкы кыяфәте турында да уйларга кирәк, уңайлы шәһәр мохитен булдыру – мөһим бурычларның берсе, чөнки уңайлы иҗтимагый мохит халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә, дип билгеләде. Моңа үз эченә төзекләндерелгән парклар, скверлар, ял зоналары, яхшы үсеш алган инфраструктура һәм мәдәни чаралардан файдалану керә.

2019-2024 елларда республиканың торак пунктларында җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм яңарту буенча зур эш башкарылды. Күп кенә проектлар федераль акчаларны җәлеп итү исәбенә гамәлгә ашырылды. Бу республика идарә командасының җентекле һәм көндәлек хезмәте нәтиҗәсе.

Республикада барлык проектлар да халыкның иҗтимагый мохит формалаштыруда актив катнашуы белән тормышка ашырыла. Аларның күбесе тарихи урыннарны саклауга юнәлтелгән, уңайлы иҗтимагый мохит булдыру өчен аларның мөһимлеген ассызыклыйлар. Аларда экологияне, энергия нәтиҗәлелеген һәм шәһәр мохитенә тотрыклылыкны яхшыртуга юнәлтелгән инновацион чишелешләр кулланыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа һәм яңартыла торган паркларның проектлары бер-берсенә охшамаган һәм шул ук вакытта республикада яшәүче төрле халыкларның һәм конфессияләрнең гореф-гадәтләрен һәм менталитетын һәрвакыт исәпкә алынып эшләнгән.

Безнең районда да бу еллар барышында байтак җәмәгать урыннары төзекләндерелде. Үзәк мәйдандагы Батырлар аллеясе үзенә башка бер зур төзелешне эченә алса, “Салкын чишмә” әкияти почмакка әверелде. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасына нигезләнеп төзекләндерелгән чишмә территориясе дә Үзәк мәйдандагы төзекләндерү эшләре белән бер тематиканы дәвам итә. Биредә дә район символы булган бүре урнаштырылган, ул гүя район халкының тынычлыгы сагында тора.

Буа яры буенда урнаштырылган эскәмияләр кешеләрне утырып ял итәргә чакырып тора. Ә асылмалы күпер балаларның яраткан урынына әверелде.

“Салкын чишмә” үзенең тәмле суы белән бирегә килгән һәркемне сыйлый. Шулай ук төзекләндерелгән чишмә янына туйлар, никахлар вакытында яшь парлар килеп, фотосессияләр ясый. Бу урын үзенә күрә гаилә символына да әверелде дисәк һич хата булмас.

Фото: Назгөл Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей