ҺӘР БОЗАУГА “ДОСЬЕ” АЧЫЛГАН

Район тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча республикада өченче урын яулаган

Район аграрийлары үткән елга йомгак ясады. Нәтиҗәләре яхшы тәэсир калдыра: тулаем продукция күләме барлык юнәлешләр буенча да 21 процентка арткан һәм акчалата нисбәттә 7 миллиард 943 миллион сум тәшкил иткән.

Ит-сөтчелек юнәлешен чәмле үстерүче предприятиеләрнең берсе – “Үзәк” МТСының Туймазыдагы “Колос” филиалы. Биредә иткә кимендә 200 баш үгез үстерәләр, 299 савым сыеры бар. 2019 елда бер шартлы баш малдан кимендә 4900 килограмм сөт савып алуга ирешелгән.
– Соңгы берничә елда хуҗалык ел саен терлекчелекнең нәтиҗәлелеген 10 процентка арттыра. Ни рәвешле? – дип мөрәҗәгать иттем “Колос” филиалының Татар-Олкан фермасы мөдире Марсель Искаковка.
– Сыйфатлы орлык чималы, нәсел үгезләре сатып алып, токымны яхшыртабыз, ясалма орлыкландыру кулланабыз. Күптән түгел бозауларны өч тапкыр имезүгә һәм сыерларны өч тапкыр савуга күчтек. Эшне бозаулар тәүге җиде айда көрәерлек итеп көйләдек. Нәтиҗәдә көненә 3 тонна 880 килограмм сөт җитештерә башладык, иткә дигән сыер малының тәүлеклек артымы кимендә бер килограмм тәшкил итә. Моңа “Үзәк” МТСының бозаулар һәм сыерлар өчен махсус әзерләнгән сыйфатлы катнашазыгы исәбенә ирештек. Сенаж рационын үзебез төзибез. Барлык зоотехника һәм ветеринария чаралары үтәлешен катгый таләп итәбез. Һәр сыерга кәгазьдә “эш” ачыла, әмма 18 терлекчелек фермасы булган “Үзәк” МТСы системасында компьютер терлекчелеге кертү турында чәмле фикер алышу бара. Ул чагында һәр терлек күз уңында булачак – туганнан бирле сайлап алынганга кадәр.
– Сөт юнәлешенең киләчәге бармы?
– Энергия чыганаклары кыйммәтләнүгә карамастан, бу табышлы эш. Шуңа күрә быел тагын бер корпусны ремонтлап, сафка кертергә җыенабыз. Савым көтүен 450 башка җиткерергә исәп. Безне кышкы, тапшыру өчен аеруча табышлы сөт чималы кызыксындыра. Бүген завод аны бездән бер килограммын кимендә 24 сумнан кабул итә.

– Соңгы ике елда филиалда төп вазифаларны – баш инженер, зоотехник, агрономнар, ветеринария табиблары – яшь белгечләр биләде, – дип сүзгә кушылды филиал директоры Альмир Гыймаев. – Гомумдәүләт проектлары ярдәмендә аларның күбесе торак сертификатына ия булды һәм торак белән тәэмин ителгән.
Малларны ясалма орлык-ландыруны 100 процентка җиткерәчәк тагын бер белгеч табасы калды. Тәҗрибәдән күренүенчә, нәселле мал сатып алмыйча да токым яхшырту икътисади яктан файдалырак.
– Техника культуралары игү нәтиҗәләре нинди?
– Чөгендер уңышы һәр гектардан 300 центнерга җитте. Көнбагышның табышлылыгы арта, сынау өчен майга киндер чәчүлекләре киңәйтелә, аны Германиягә һәм Бельгиягә озатабыз. 2019 елда тоннасын 24 мең сумнан саттык. Киндер игү чыгымы бодай үстергәндәге кебек. Әйткәндәй, былтыр аны бер тоннасын 10 мең сумнан сатып алдылар. Үзегез исәпләп карагыз. Шуңа күрә быел без киндер мәйданнарын 150 гектарга арттырдык. Хуҗалыкта барлыгы 16 төрле авыл хуҗалыгы культурасы игелә һәм бу чик түгел.
– Былтыр, авырлыкларга карамастан, корпуслар төзү һәм ремонтлауга, техника, җиһазлар, яшь мал сатып алуга үзебездән 544 миллион сум инвестиция салынды, – ди район Хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рөстәм Мөхәмәтдинов. – Ел саен аз-азлап рапс, киндер, горчица чәчүлекләре киңәйтелә. Былтыр 3100 гектар шушы культураларны чәчеп, аграрийлар 75 миллион сум табыш алды. Чагыштырмача зур булмаган 616 гектардан кимендә 22 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган; уңдырышлылык бер гектардан 359 центнер. Мәсәлән, “Зекура” крестьян хуҗалыгы 140 гектардан 7150 тонна уңыш алды, гектар куәте 510 центнер. Техника культураларына бәяләр нык үзгәрә, шуңа күрә күпчелек хуҗалыклар аларның берничә төрен үстерә башлады, бу предприятиеләрнең икътисади тотрыклылыгын арттыруда зур ярдәм.

 

Туймазы хәбәрләре

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей