Хезмәттә узган гомер

Авыл җирендә яшәүче бала гадәттә әти-әнисе хезмәтен үзенә гомерлеккә юлдаш итә. Югыйсә, авыл хуҗалыгы эше алай бер дә җиңелләрдән түгел.
Бакалы авылында яшәүче Сәвия апа да әнисе кебек бар гомерен малчылык тармагына багышлый. Аның авыр хезмәте турында хәтирәләр яңартырга дип элеккеге “Мир” колхозының алдынгы савучысы йортына юл алдым. Ул бик кунакчыл, киң күңелле кеше. Үзе тумышы белән шушы авылдан. Авыр сугыш елларын үз иңендә татыган кыз 7 класс белем алгач, колхозда бозау карауда, сарык көтүдә эшли башлый. 
– Укырга теләгем булса да, мөмкинлек булмады, миннән соң туган туганнарны аякка бастырырга кирәк иде. Шуңа мәктәпне тәмамлау белән терлекчелек тармагына кереп киттем, – дип сөйли ул хәтер йомгагын сүтеп. Ферма мөдиренең сыер саварга чакыруына яшүсмер Сәвия каршы килми, чөнки кечкенәдән сыер савучы булырга тели.
– Җаның-тәнең белән күңел биреп эшләсәң, уңышка ирешеп була икән, – дип сөйли 40 ел гомерен сыер савуга багышлаган ветеран. Елына һәр сыердан 5700 килограмм сөт савып алу зур күрсәткеч була ул чакта. Көненә өч тапкыр утызышар  сыер саусалар да, шул елларын сагынып искә ала Сәвия апа. 
Савучылар арасында ярышып сыер савып гел алдынгылар рәтендә була.
Яшь, чибәр Сәвиянең фотоларын гәзита битләреннән күреп, аңа егетләрдән кочак-кочак хатлар килә башлый. Үзенә тиң яр итеп Әүзәр исемле егетне сайлый кыз. Яшьләр гаилә учагы кабызып, матур йорт салып яши башлыйлар. Гаилә башлыгы да, Сәвия апа сыман уңган, булдыклы, кулыннан килмәгән эше юк. Ул балта остасы да, киез итек басучы да, мич чыгаручы да була. Җәйләрен авыллар буйлап кешеләргә өйләр салып, мич чыгарып күңелләрен җылытып йөрсә, кышын киез итек басып, күпләрнең аякларын җылыта. 
Менә шундый уңган Локмановлар гаиләсендә бер-бер артлы тәгәрешеп дүрт бала дөньяга аваз сала. Сәвия Ясавый кызы көндә таң әтәче белән торып, фермага яраткан эшенә юл ала. Олы кызы Илфира апайларына күз-колак булып, йорт мәшәкатьләрен арчалап, әнисе эштән кайтуга чәй әзерләп каршы ала. Менә шундый авыл тормышында кайнап, эшлекле һәм кешелекле булып буй җиткергән Илфира бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Зәлифәләре Казанны үз итә. Уллары Азат Нефтекамада водитель булып эшли. Ә кече улы Илфәрит Сәвия апаның олы таянычы. Ул үз гаиләсе белән Борайда гомер итә. Атна саен әнисе янына кайтып, ярдәмләшеп тора. Тугызынчы дистәгә аяк баскан ак әби үзе  дә кызлар кебек йөгереп йөри, кош-корт асрый, ихата тутырып чәчәкләр үстерә, бакчасында нинди генә яшелчә, җиләк, җимеш үсми. Шундый тырыш, тормыш авырлыкларына бирешмәс,  сабыр һәм чыдам зат ул Сәвия апа.

 Гөлназ  Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей