Хезмәтенең бәрәкәтен татып

Үрнәк авылында бәрәкәтле гомер йомгагын сүтүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәһим Гаделша улы Баемов 90 яшьлек олы юбилеен билгеләде.

1930 елның 12 гыйнварында дөньяга килгән ир арысланының туган авылыннан аерылып торганы юк диярлек – 1954-1956 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итүен исәпкә алмаганда, әлбәттә. Балачагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән, Җиңү көнен якынайту өчен өлкәннәр белән беррәттән колхоз эшенә җигелгән, сугыштан соңгы иң авыр мәлләрдә үсмер көенчә бөтен тырышлыгын икътисадны күтәрүгә багышлаган замандашлары кебек үк, аңа да көче җитәр-җитмәстән авыр эшкә җигелергә туры килгән. Кечкенәдән куллары балта эшенә ятып торган Фәһимнең бу шөгыле гомерлек һөнәренә әверелүе дә – гадәти хәл. Бүген биредәге күп хуҗалык каралтыларында, торак йортларда аның хезмәт өлеше дә зур.

1959 елда Рапат авылының уңган кызы Сәхия Сираҗетдин кызы белән матур гаилә корып, илле ике ел тигез гомер кичереп, җиде бала үстерәләр. Һәммәсен дә укытып, һөнәрле итеп, тормыш коруларында ярдәм итәләр. Алты кыз һәм бер ул янына шулкадәр үк кияүләр, килен, артабан 12 онык өстәлә, бүген 8 турун үсеп килә. Алтмыш биш яшьләрендә генә эштән туктый Фәһим абый, аның ярдәме һәрчак зур була. Тугыз еллап элек гомерлек ярын, бик иртә газиз улын җир куенына тапшыруны да кичергән хөрмәтле аксакал язмыш сынауларына бирешмичә, йортын-да кот-бәрәкәт саклап гомер көзен үткәрә.

Юбилярны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ихлас тәбрик итеп, балалары-оныклары каршында илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның, үзенең котлау открыткаларын, истәлекле бүләкләр тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде. Әңгәмә барышында Фәһим Гаделша улы бүгенге тормышыннан канәгатьлеген белдереп, илебездәге, райондагы хәлләрдән яхшы ук хәбәрдар булуын дәлилләде, үз теләкләрен җиткерде. Артабан биләмә хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова үзенең ихлас теләкләренә кушып, үзе үк гармунда уйнап, ветеран хөрмәтенә җыр башкарды. Фәһим Гаделша улына җыр күчтәнәчен шулай ук Фәгыйль Исланов та үзе гармунда уйнап бүләк итте.

Ветеран белән җанлы әңгәмә артабан чәй табыны артында дәвам итте. Үзенә күрсәтелгән олы ихтирам билгесенә Фәһим Гаделша улы, аның балалары-оныклары да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәрбарчасына изге теләкләр юллады.

Яшьлегендә салган тырыш хезмәтенең бәрәкәтен тотып, балалар-оныклар игелегендә матур гомер көзен үткәрүче хөрмәтле авыл аксакалына без дә иң ихлас теләкләребезне җиткерәбез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей