ХЕЗМӘТ ҖИТЕШТЕРҮЧӘНЛЕГЕН АРТТЫРА БАРЫП

Район авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозларында һәм шушы төр эшчәнлек белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә хисап-сайлау җыелышлары дәвам итә. Көсәкәй авылы мәдәният йортында үткән җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте әгъзаларының узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау, агымдагы елга юнәлешләр билгеләү һәм йөкләмәләр кабул итүгә бәйле җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы җитәкчесе Ригат Нурый улы Хаҗиев, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова катнашты һәм чыгыш ясады.
Җыелышны ачып, җәмгыять директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов аның максатларын, көн тәртибен аңлатты. Иң тәүдә узган чорда якты дөньяны калдырып киткән хөрмәтле ветераннары Ирек Әнсаф улы Мәҗитовның якты истәлеген хөрмәтләделәр. Артабан җәмгыять әгъзалыгына кабул итү һәм аннан чыгару турындагы идарә карарлары расланылды. Җәмгыять директоры Ранис Рәис улы узган хуҗалык елындагы эшчәнлекләре турында җентекле хисап тотты. Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенең барлыгы 2759 гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләре бар, шуның 1953 гектары – сөренте җирләр. Узган елда барлыгы 29382 центнер ашлык, 74586 центнер шикәр чөгендере, 1215 центнер көнбагыш, 2228 центнер рапс үстереп алганнар. Игеннәр уңышы уртача 29,4 центнер, шикәр чөгендеренеке 497,2 центнер булган, көнбагыш һәр гектардан 12,2 центнер, рапс – 8,9 центнер төшем биргән. Барлыгы 611 баш сыер маллары исәпләнә, шларның 220 башы – савым сыерлары, 105 баш атлары бар. Дәүләткә былтыр 11790 центнер сөт, 550 центнер ит җитештереп сатканнар. Продукция җитештереп сатудан җәмгыять кассасына 51363 мең сум акча кергән, шуның 10864 мең сумы – бөртекле культуралар, 232 мең сумы – көнбагыш, 24321 мең сумы – сөт, 10026 мең сумы – ит җитештереп сатудан. Эшчәнлектән алынган саф табыш кереме 7412000 сум тәшкил итә, аның 4168000 сумы – игенчелектән, 5256000 сумы – терлекчелектән алынган. Җәмгыятьтә бүген 27 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы аена 17207 сум тәкшил итә. Җәмгыять директоры һәр тармакта барган эшчәнлек турында саннар һәм фактлар белән дәлилләп, булдыклы хезмәткәрләрне, эшенә сүлпәнрәк караучыларны исемләп атап, ирешелгән уңышларга, эшләп җиткерелмәгән юнәлешләргә анализ ясап сөйләде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей