ХЕЗМӘТ УРЫННАРЫНДА БӘЛАЛӘР БУЛМАСЫН

Муниципаль район хакимияте карамагындагы хезмәт хәвефсезлеген саклау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын ведомствоара координацияләү комиссиясе рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды.

Көн тәртибенә чыгарылган тәүге мәсьәлә буенча муниципаль район хакимиятенең баш белгече Айрат Фәнил улы Насыйров сүз алып, узган 2019 елда районыбыз хуҗалыклары, предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләрендә хезмәт шартлары тудырылу, хезмәт хәвефсезлеген тәэмин итү буенча башкарылганнар турында җентекләп сөйләде.

Артабан икенче мәсьәләгә күчелеп, Светлана Фларис кызы Шакирова былтыр районда эш урыннарында төрле бәла-казаларга тару очракларын анализлады, аларга башкача юл куймау юллары билгеләнелде. Чираттагы мәсьәлә инвалидлар өчен эш урыннары булдыру һәм андыйларны эш белән тәэмин итүгә, хезмәт хәвефсезлеген саклауны иң яхшы оештыру буенча үткәрелүче бәйгеләрдә катнашуга бәйле булды. Җанлы фикер алышулар эзсез калмас, эш урыннарында бәла-казалар булмас, кешеләр тиешлесен тулысынча башкарып, исән-имин дөнья көтәрләр, дип ышанасы килә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей