Хезмәт төбе – олы хөрмәт

Муниципаль район хакимиятендә алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы үтте.

Гадәттәгечә, Башкортстан Республикасы Конституциясе көнне муниципаль район хакимияте башлыгы төрле тармакларда фидакарьлек өлгеләре күрсәткән бер төркем райондашларга бүләкләр тапшырды.

Тантананы ачып җибәреп, ул узып баручы елда ирешкән уңышларга, районыбызда булган мөһим вакый галарга, яңа ачылган объектларга тукталды. Боларның һәммәсенә дә ирешүдә булдыклы, хезмәтсөяр чак магышлыларның төрле өлкәләрен дә үзүзләрен аямый хезмәт өлге ләре күрсәтүләре аркасында ире шелүен горурланып белдерде. Шу нысы шатлыклы, районыбыз да нын тотучы уңганнар бу уңышлар серләрен өлкән буын вәкилләреннән кабул иткән, аларның зур күпчелеге бүген дә үтемле киңәшләре, фәһемле тәкъдимнәре белән яшьләргә төрле өлкәләрдә уңышка ирешү серләрен төшендерә. Хакимият башлыгы бу юлы да бү ләкләүне әнә шул олы хөрмәтихти рам яулаган өлкәннәрдән башлады.

Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Фәһим Габбас улы Әхмәтов – районның агросәнәгать комплексы ветераны. Төрле елларда Ленин исемендәге колхозның баш агрономы, партия оешмасы секретаре, артабан районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сыйфатына күзәтчелек инспекциясенең баш инспекторы булды. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә ия. Югары һөнәри осталыгы, озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 85 яшьлек гомер үрен билгеләп шушы бүләккә лаек булды.

Рива Шәрифҗан кызы Моратова – озак еллар район мәгьлумати исәпләү станциясе начальнигы урынбасары вазыйфасында эшләп, үзен яхшы әзерлекле профессионал белгеч итеп күрсәтте, статистика өлкәсендә бөтен мәсьәләләрдә остаз, район халкы арасында олы абруйихтирамга ия. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнде.

Нурия Нигъмәтҗан кызы Фәхретдинова – район агросәнәгать комплексы ветераны, Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры. Ул да быел 80 яшьлек юбилеен билгеләде. Әлеге бүләккә күпьеллык намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә лаеклы өлеше һәм Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилее уңаеннан лаек булды.

Ришат Ногман улы Әхсәнов – район агросәнәгать комплексы ветераны. Төрле елларда авыл хуҗалыгында җитәкче вазыйфаларда ул үзен төпле белемле белгеч, оста оештыручы, булдыклы, үз артыннан җиңүләргә әйдәүче җитәкче итеп танытты, хаклы ялда да активлыгы белән аерылып тора. Күпъеллык намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнде.

Айдар Таһир улы Даутов – мунципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы. Күпъеллык намуслы хезмәте белән районда агрономнар хезмәтен үстерүгә лаеклы өлеш кертте. Югары квалификацияле белгеч, оста җитәкче дә. Районыбыз елдан-ел авыл хуҗалыгы культуралары уңышы буенча республикада беренче килүдә, үсеш темпларын арттыра баруда аның өлеше дә зур. Быел ашлыкның тулай җыемы 191 мең тонна тәшкил итте. Һәр гектардан уртача 41әр центнер иген тупланды – бу соңгы дистә елда районыбыз ирешкән иң югары күрсәткеч булып тора.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей