Хезмәт шатлык китергәндә

Тырыш, уйлаганны тормышка ашырырга, һәр башлаганын ахырына җиткерергә күнеккән Мамады авылы фермеры Элик Зыятов мал санын арттыру өчен берничә ел көч сала. Инде мал башы саны 100дән арткач, моның белән генә дә тукталып калмаска охшаган.

14х45 метрлы абзар төзеп, тагын да күбрәк мал асрарга ниятли ул. Мал абзарының конструкциясе төзелгән, калайларын гына беркетеп чыгасы калган. Авылдан читтә урнашкан абзарда асралачак малларга каян су алып була дигән сорауга Элик:

“Мин анысын алдан хәстәрләдем, менә шушында ике көннән кое казырга киләләр”, – дип урынын күрсәтте. Әйе, кышка әзерлекне алдан хәстәрләргә кирәклеген белеп хәл итә фермер.

– Тәүдә үз көчебез белән башлаган фермерлык эше елдан-ел үсеш алды. Герефорд токымлы мал үрчетеп, сыйфатлы ит җитештерү өчен эшлибез. Менә шуңа күрә дә яңа абзар төзеп, малларны бер урында асрарга уйлап башлаган эш бу.

Федераль программа нигезендә фермага кадәр асфальт юл кертелде. Анысы өчен бик тә рәхмәтлебез Хөкүмәтебезгә. Хатыным Лариса белән терлекләрне һәрвакыт тоттык. Аннан башка авыл тормышын күз алдына да китереп булмый. Башта үгезләр, аннан сыерлар санын арттырдык, – ди Элик Зыятов.

Шулай ук үз җирләре бар Зыятовларның, бүгенге көндә аның мәйданын 364 гектарга җиткергәннәр. Шактый зур хуҗалыкны алып бару өчен крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгына төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килә. Бүген ул кирәк икән трактор руле артына утыра, ветеринар эшен дә белә. Быелга яңа абзарда малларны кыш чыгарырга уйлый Зыятовлар. Икенче елга янәш, монысыннан да зуррак итеп тагын бер яңа абзар төзергә уйлап торалар.

“Зыятов” крестьян-фермер хуҗалыгының грант срогы ике айдан чыгуын белгәч, Элик Федоровичның нинди планнарда булуын сорагач, ул болай диде: “Планнар күп. Эшлибез инде. Башлаган эшне ташлап булмый. Менә хәзер авылыбыз газлы да була. Бәлки биредән яшьләр китмәс, төпләнеп калырлар. Эшче кешеләр дә булыр”.

Терлек азыгы – бар нәрсәнең нигезе икәнен дә аңлап эшли Зыятовлар.

Малларны күпләп асрагач, ашатуга чыгымнар да аз түгел. Шуңа күрә алар терлек азыгын үзләре үстерергә карар кыла. Сусыл печәнне вакытында җыеп алып, ферма янына ташып куя. Фуражны да җитәрлек күләмдә туплый.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей