Хезмәт хәвефсез булырга тиеш

Һәр елны 1 апрельдән илдә традицион хезмәтне саклау айлыгы старт ала. Айлык хәвефсез хезмәт шартларын яхшырту һәм булдыру, производствода имгәнүләрне һәм һөнәри авыруларны профилактикалау, хезмәтне саклау өлкәсендә уңай эш тәҗрибәсен пропагандалау максатыннан чыгып үткәрелә.  Быел 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне “Хезмәтне саклау буенча мәгълүматларны җыюны һәм куллануны оптимальләштерү” темасына багышланып узачак. Барлык чаралар да хезмәткәрләрнең хокукый белемен, хезмәт мәдәниятен күтәрүгә, эш бирүчеләрне хезмәт турындагы законнарны үтәүгә стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Безнең район аграрийлары да әлеге чарага кертелә, хезмәтне саклау һәм янгын хәвефсезлеге буенча чаралар  планлаштырылган һәм расланган. Эре хуҗалыкларда беренчел профсоюз оешмалары эшли, эш бирүче белән хезмәткәрләр арасында күмәк шартнамәләр төзелгән, бу хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итә. Күмәк килешүләрдә хезмәт өчен түләү системасы, өстәмә түләүләр, өстәмәләр, премияләү, матди ярдәм  һәм махсус кием, аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары, шулай ук зарарсызландыру чаралары белән тәэмин итү хокукына ия һөнәрләр һәм вазыйфалар исемлеге каралаган.
Илшат Ханнанов, 
авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей