Хатирәләрне яңартып

Сугыш… Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч. 1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китергән, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәрткән. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыды.

Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерде. Бу турыда безнең онытырга хакыбыз юк.

Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлелек үрнәкләре күрсәткәннәр. Шундыйларның берсе Борай авылында яшәүче Флүр Шәймәрданов. Ул Даутлар авылында Фәния Шакир кызы һәм Рәис Шәрияздан улы Шәймәрдановлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәптән соң Флүр Шәймәрданов Бөре шәһәренә шофер һөнәрен үзләштерә. 1981 елның көзендә армиягә алына.

Башта Украинада өйрәнүләрдә һәм алты айдан соң яңадан әзерләүдә була. Бүлек командиры аннан взвод командирына күтәрелә. 1982 елның  30 апреленнән башлап 1984 елның 16 гыйнварына кадәр Флүр Шәймәрдановка әфган җирендә булырга туры килә. Ул автотранспорт ротасында хезмәт итә.

– Әфганстанга барып төшкәч аптырадык инде, үзе эссе, тузан. Әкренгә өйрәнеп киттек. Анда самолетларга ату кирәк-яраклары, кораллар, снарядлар, шулай ук азык-төлек ташыдык. Кабул, Баграм шәһәрләренә йөрдек. Һәр җирдә миналар ята, засадалар була. Әфганстанга барган елны һәм кайткан елны авыррак булды инде. Иң башта әнкәйләргә язмый идек, дүрт-биш айдан соң гына Әфганстанда икәнемне язып хат салдым. Көз көне үк кайтырга тиеш идем, әмма яңа килгән яшьләрне өйрәтмичә җибәрмибез, диделәр. Аларны өйрәткәч кенә кайтырга туры килде. Күп күрдек, сөйләп бетерерлек түгел, – ди үткәннәрне кабат күз алына китереп Флүр Рәис улы.

Флүр Шәймәрдановка сугышның иң авыр чорында хәрби бурычын үтәргә туры килә. Тиз арада өйрәнүләр, авыр тынгысыз тренировкалар, автомат белән атарга өйрәнүләр, барысы да башкача. Сержант званиесенә күтәрелә. Әти-әнисенә дә улларының намуслы хезмәт иткәне өчен Рәхмәт хатлары килеп тора.

Без ул канкойгыч сугыш турында вакыйгаларны кинофильмнардан карап кына беләбез. Ә кыю йөрәкле яугирләребез бу вакытта ниләр кичергәндер, билгесез.

Хәрби хезмәттән кайткач, район “Сельхозхимия”сендә шофер, аннары Себер якларында автослесарь булып эшли. Хәзер инде лаеклы ялдагы ветеран.

Гаилә тормышына килгәндә, Флүр Шәймәрданов үрнәкле әти, хәстәрлекле дәү әти. Тормыш иптәше Гөлфинә Хәмәтҗан кызы белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларга ныклы белем биреп, тормыш юлына чыгарганнар. Балалары Айдар һәм Гөлназ икесе дә Уфа шәһәренең нефть университетында югары белем алганнар. Үзаллы тормыш көтәләр.

– Сугышлар була күрмәсен, күрергә дә язмасын, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, – ди Флүр Рәис улы әлеге тормышына канәгать булып.

Автор:Лейсен Галлямова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей