Гомерләр аккан суга тиң...

1960 еллар... Яшь кызлар, җиң сызганып, фермада сыер сава, бозаулар карый. Нәзек кенә билле, ябык гәүдәле, чибәр Дания дә алар арасында.

Ишле гаиләдә туып-үскән кыз эшкә уңган, сүзгә тапкыр була. Карама беләккә, кара йөрәккә, дигән олылар. Хезмәттәшләреннән калышмый, алдынгылыкны бирми Дания. Ялгызнарат мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлауга, әтисе: «Кызым, берәр ел рус мәктәбендә укы, алдагы тормышыңда кирәк булыр», – ди. Аның тәкъдимен кире кага ул. Шушы авылдан ерак китеп булмас, сәламәтлегем дә бик шәптән түгел, дип уйлый. Башкалар кебек клуб тирәсендә дә бик еш күренми, концерт-спектакльләр килгәндә генә баргалый. Нәфис буй-сынны Ходай биргән икәнен башына да китермәгән кыз егетләрне дә үзенә якын җибәрми. Кияүгә чыгып, кеше баласын бәхетсез итәр эшем юк, дип, янында бөтерелеп, аның өчен җан атып йөрүче егетнең мәхәббәтен кире кага. Бер авылда яшәп, бер колхозда эшләп, көн дә күрешеп торган кешене ничек онытсын егет кеше. Өйләнеп тә карый, әмма Данияне йөрәгеннән алып ташлый алмый Таһир.

Үзен сырхау дип уйлаган кызның 25 яше тулып уза. Бервакыт дәваханәдә авылдашы белән очрашып сөйләшеп китәләр. Ул исә: «Кальтәүгә Кытай врачы кайткан, шунда барып карыйк әле», – дип, Данияне аңа алып бара. Кытай врачы, дигәнең Кальтәүдә туып-үсеп, чит илдә табиб булып эшләүче бер абый була. Даниянең кулларын тотып карый да, бер сырхавың да юк, сиңа кияүгә чыгарга кирәк, дигән «диагноз» куя. Табиб кушкан икән, чыгарга кирәк. Яратып йөргән егете бүген килеп алырга риза. Озак тормый, Таһир Даниянең кулын сорап өйләренә килә. Бер түгел, өч тапкыр. Өченчесендә генә кыз аңа ризалык бирә.

Шундый матур пар булып, ике кыз, ике улга гомер бүләк итә алар.

Резин итек кигән аяклары туңса да, куллары салкыннан кәкерәеп барса да, лаеклы ялга чыкканчы фермада хезмәт сала Дания апа. Кайчагында эшен тәмамлауга Таһире машина белән каршы ала. Бик ярата иде Таһире үзен, өрмәгән җиргә дә утыртмас иде. Вәлиевларны бала кайгысы да читләтеп үтми. Күпкырлы талантлы, әтисе кебек балта остасы булган Ниязның гомере иртә өзелә. Кызганыч хәл, әмма арытаба яшәргә көч табарга кирәк. Гаиләне кара болыт каплаган чакта да, Дания иренең ныклы терәген тоеп, сыгылмый кала.

«Куллары алтын булды, балта остасы иде, нәрсәгә тотынса, шул эшне ялт итеп куя иде Таһирем. Заманалар болганган үзгәртеп кору елларында аның алтын куллары булмаса, балаларның югары белем алуы икеле булыр иде. Студент кешегә чит шәһәрдә яшәүгә, барырына-кайтырына гына күпме кирәк. Аннан кызыбыз Гөлшатның иҗат юлы белән китүе дә аның йогынтысыдыр дип уйлыйм. Чөнки кызыбызның шигырьләре нинди генә гәзит-журналларда басылмасын, беренче сөенечен әтисе ала торган иде, – дип, ирен өзелеп сагынуын, йөрәгендә булган бар рәхмәтләрен белдерде Дания апа. – Гомерләр аккан су кебек, кире кайтулар юк, хатирәләр белән яшибез инде», – дип көрсенеп куйды.

Бүгенге көндә кызлары Ләйсән һәм Гөлшат гаиләләре белән Күгәрчен районы Морак авылында гомер итә. Ләйсән – укытучы, Гөлшат – журналист. Күптән түгел Гөлшат Таһир кызы иҗади хезмәте өчен Күгәрчен районының мәртәбәле бүләге Шаһит Ходайбердин исемендәге премиягә лаек булган. Уллары Газнәви күркәм гаиләсе белән Югары Тәтешледә гомер итә, район эчке эшләр бүлегендә хезмәт сала.

Дания апа исә аларның уңышларына сөенеп, догалар укып гомер көзе буйлап атлый. Шушы җирдә балаларын дөньяга тудырып, тәрбияләп үстергән бит ул. Аналарның бурычы шундый: ата-бабаларның нигезенә тап төшерми, туган йортның утын сүндерми гомер итү. Дания Мәүлетдин кызы да авылга береккән, шушы җирдә аның хезмәт тире түгелгән, шатлык-көенечләр кичергән. Атлыйсы гомер юллары да озын булсын әле Дания апаның.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей