Гомер юлы – тарих битләре

1973 елның апрель азаклары. Басуларда язгы кыр эшләре бара. Чәчүнең иң кызган чагы. Ул вакытларда күрше хуҗалыклар – колхозлар малчылык, игенчелек һәм башка өлкәләрдә үзара ярышалар иде. 1 майны күп кенә хуҗалыклар чәчүне төгәлләп каршы алырга чын-чыннан бәйге оештырдылар. Ни гаҗәп “Мир” һәм “Волга” колхозлары арасында волгалылар чәчүне районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Район гәзите (ул вакытта “Ленин байрагы” дип атала иде) “Волга” колхозы хезмәтен югары бәһалап, кызыл хәрефләр белән махсус бит бирде. 
Район комсомол комитетында эшләгән мәл. Бер комсомол эшмәкәренә 29 апрельдә ЗАГСка барып туйлар үткәрергә кирәк иде. Әйбәт машиналардан саналган “Волга” автомобиле КПСС райкомының беренче секретаре Р.Ш.Хәйдәров карамагында гына. Тантанага машина сорап, аның янына юнәлдем.  Әлбәттә, гафу үтендем, кызу чәчү өсте бит. Ә Рухылбаян Шәйхлислам улы проблеманы тиз хәл итте. 
– Иптәш Нуриев, гаилә корып, яңа тормыш башлаган яшьләр өчен чәчү дә, урак өсте дә тоткарлык түгел. Сезгә миннән бүләк – сезнең карамакка  ике көнгә “Волга”, – диде. 
Ә бит ул чорларда районда 19 колхоз булып, 100гә якын авыл бар иде. Җитәкчеләр тәүлек әйләнәсенә хуҗалыклардан кайтып керәлмәделәр. Басуларны ашларга кирәк, техника даими сафта булырга тиеш, ягулык-майлау материаллары гына күпме кирәк, кадрлар хәзерләү һәрчак беренче планда. Һәр авылда диярлек терлекчелек фермалары, алардагы сыер, сарык, кош-корт һәрчак меңнәрчә саннар белән исәпләнде. 
Әйе, Рухылбаян Шәйхлислам улы районыбызга район партия комитетының беренче секретаре булып ныклы хәзерлек белән килде дип ышанычлы әйтергә җирлек бар. Районыбызга хәтсез мактаулы шәхесләр биргән Колай авылында 1922 елның 3 гыйнварында дөньяга аваз сала ул. Бөре педагогик уку йортын уңышлы тәмамлап, диплом алганнан соң, 1940 елда Совет Армиясе сафларына алына. Ныклы хезмәт чыныгуы алган якташыбыз Япония империалистларына каршы көрәштә катнаша. Туган якларына 1946 елда гына кайта ала. Солдат киемнәрен салганнан соң Бөре район Советында мәдәни-агарту инспекторы булып вазыйфа ала. Аннан тагын чираттагы белем баскычлары: 1952-1954 елларда Югары партия мәктәбендә төпле һөнәр үзләштерә. Аннан соң республикабызның икенче башкаласы Стәрлетамак шәһәренең КПСС район комитетында инструктор йөген тарта. 1954 елда партиянең Башкортстан өлкә комитетына инструктор итеп үрләтелә. Шул ук елны кабат Бөре шәһәренә кайта. Бу юлы инде Рухылбаян Шәйхлислам улы партиянең район комитеты секретаре итеп билгеләнә. 
Калган гомер юллары лаеклы ялга чыкканчы туган Борай районында үтә: 1962-1964 елларда Борай авыл хуҗалыгы идарәлегенең партия комитеты секретаре, 1965 елдан 17 ел дәвамында КПССның Борай район комитетының беренче секретаре.  
Намуслы хезмәте югары дәрәҗәдә бәһалана килде аның. БАССР Югары Советының 7, 8, 9 чакырылыш депутаты булды, 1976 елда КПССның XXV съезды делегаты булып сайланды.  Ике тапкыр Хезмәт кызыл байрагы ордены белән бүләкләнде, алты медаль кавалеры. 
Ул район белән ике дистә елга якын идарә иткән чорда районыбыз чын мәгънәсендә төзелеш мәйданына әверелгән иде. Һәр авылда диярлек урта һәм башка мәктәпләр калкып чыкты, мәдәният йортлары балкыды. Заманында республикада гына түгел Русия күләмендә киң танылу алган район колхозара төзелеш оешмасы, “Сельхозтехника”, “Сельхозхимия” коллективлары белән әле булса горурланабыз. Кызганыч, әлбәттә, бүген аларның исемнәре райондашларыбызның бары хәтер янчыгында. 
Партия Үзәк Комитеты белән Н.С.Хрущев җитәкчелек иткән дәвердә илебездә кукуруз үстерү алгы планга куелган иде. Район да сынатмады. “Родина” колхозыннан тракторчы Мөдәрис Даянов бу өлкәдә әллә күпме үрләр яулап, КПССның чираттагы съездында делегат, Ленин ордены кавалеры булды. Игенчеләр ярышында башта Киров исемендәге, аннан Мәгъдән исемендәге колхозларның данлыклы комбайнчысы Илүс Вахитов Мәскәүдә ВДНХда катнашып “Москвич” машинасы белән бүләкләнде. 
Ә күпме урта звено кадрлары, җитәкчеләр дәрәҗәле исемнәргә лаек булдылар. Аларның һәрберсе район партия комитетының, аның беренче секретаре Рухылбаян Хәйдәровның көндәлек игътибар үзәгендә иде. 
Рухылбаян Шәйхлислам улы тормыш иптәше Валентина Петровна белән тигез тормышта яшәп, уллары Фәритне олы юлга аяк бастырдылар. Ул бик озак еллар Дүртөйле шәһәрендә хәрби комиссар булып эшләде. 
Фидаил Нуриев,  хезмәт ветераны.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей