Гөмер сукмагыннан ярты гасыр бергә

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Галия һәм Рафыйк Бәшәровлар да – Бәләкәй Бадрак авылында гомер итүче зур хөрмәткә лаек алтын туйларын билгеләгән гаилә.

Рафыйк абый урта мәктәпне тәмамлагач, туган  ягында эшкә кала, Бөре шәһәрендә шоферлыкка укып, таныклык алып, Ленин исемендәге колхозда хезмәт юлын дәвам итә. Бадрак авылы сельпосында товарчы, җитештерүче һәм 2000 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы урманчы булып эшли. Авыл тормышы белән кайнап, җәмәгать эшләрендә активлык күрсәткән Рафыйк Сәлих улы бүгенге көндә авыл старостасы да булып тора.   Сәлих улы бүгенге көндә авыл старостасы да булып тора. 

Галия апа Берләч авылында гади колхозчы гаиләсендә хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә. Нинди генә эшкә тотынса да, ул һәрберсен зур җаваплылык белән башкарып чыгара. Ул да булачак тормыш иптәше сыман колхозда хезмәт юлын башлый. Менә шунда инде ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабынып, гаилә учагына әверелә.

Гомер буе күпләп мал-туар тоткан гаиләнең бүген дә кош-кортлары, кәҗәләре бар.  Һава торышы нинди булмасын,  алар үзләренең хуҗалыгында бергәләшеп нәрсәдер эшли, һәрчак хәрәкәттә. Өч кызга гомер биргән гаилә  бүген оныклар, оныкчыклар  сөя.  Дәү әни, дәү әти дип өзелеп торучы  тугыз оныклары, биш оныкчыклары  – аларның бәхет-шатлыклары. 

Рафыйк  абый, Галия апа – гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет, ышаныч кирәк.

– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлыгы-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бу бәхетле пар.

Илле ел ул илле көн түгел. Һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалтмыйча,  матур итеп гомер кичерә.

Бу гаиләгә барып кергәч тагын бер күренешкә пәйда булдым. Өй түрендәге өстәлдә “Алга” район гәзитенең тупланмасы ятуы минем өчен зур горурлык булды.

–Авылга килен булып төшкәннән бирле берөзлексез 50 еллап район гәзитен яратып алдырабыз. Аңа язылу хәзер безнең күптәнге гаилә традициябезгә әверелде, дисәк тә була. Хат ташучы китереп киткән “Алга”ны һәм башка басмаларны кулга тотып, хуш исләрен тоеп уку куанычлы шөгыльләребезнең берсе булып тора. Шуның өчен гәзитләргә язылу башлангач та озак көттермичә алар белән дуслыкны дәвам итәргә дип, язылып куярга ашыгабыз. Районыбыз белән яраткан гәзитебез аша танышып барабыз, аңардан башка үз тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. “Алга”га бер елны да язылмый калганыбыз юк! – диде Галия апа гәзит тупланмасына ишарәләп.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей