Гомер көзенә пар канатың белән керү - олы бәхет

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Бустанай авылында яшәүче Разия апа белән Самат абый Багмановлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган.
Алар 60 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр. Шуңа үзләре дә шөкер итеп яшиләр.
60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Аларга авылдашлары, тирә-юньдәгеләр сокланып карый.

Шигырьләрдә әйтелгәнчә,
Еллар сукмагыннан горур атлап,
Сикәлтәле юлдан абынмый,
60 ел бергә гомер үтеп киткән,
Ару-талулар да тоелмый.

Авыл биләмәсе, авылдашлары чын күңелдән аларны юбилейлары белән котладылар. Аларга исәнлек-саулык, тыныч картлык, балаларының, оныкларының бәхетләрен тоеп яшәргә язсын иде. Шундый тату гаиләләр, якты, ачык картлар яшь парлар очен урнэк булсыннар иде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей