Герой якташларыбызны искә алыйк

9 декабрь – Ватан геройлары көне билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Һәр ил, һәр төбәкнең, шул исәптән безнең районның да Ватаныбызны батырларча саклаган, илебез тарихына зур өлеш керткән үз геройлары бар. Аларны хөрмәтләп искә алу, алар хакындагы тарихны яшь буынга калдыру – безнең бурычыбыз. Бүген Иске Бәшир урта мәктәбе укучылары батырлык дәресләрендә Ватан Геройларын искә алдылар, шулай ук якташлары – Советлар Союзы Герое Г. Латыйпов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Ватан Геройлары көне – безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар кылыну турындагы хәтерне саклау булып тора.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей