Гаиләләрендә мөһим вакыйга

Таныклыкларны тантаналы рәвештә район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәр гаилә башлыгына изге теләкләр юллап тапшырды.

"Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" һәм "Башкортстан Республикасында авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программалары буенча Балтач районында биш гаилә торак белән тәэмин итү буенча чараларга финанс ярдәме таныклыклары алды. Таныклыкларны тантаналы рәвештә район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәр гаилә башлыгына изге теләкләр юллап тапшырды.

Программалар буенча дәүләт ярдәме алган якташларыбыз Радим Ганиев, Инга Айметова,Фидан Арсланов,Эльанора Русиева, Алмаз Садриевларның гаиләләренә уңышлар, якты киләчәк телик.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей