Гади булмаган гади көн

Узган атнада «Урындагы үзидара көне» уңаеннан «Эшлекле уен» чарасына башта артык игътибар итми, җиңелчә генә карадым. Үзидарә көне мәктәпләрдә моңа кадәр дә традицион рәвештә үткәрелә иде. Ковид аны үткән елларны чикләп торды. Менә быел ул янә оештырылды. Әмма башкачарак форматта.

Бу көнне Югары Тәтешле 1нче һәм 2нче мәктәп укучылары ярты көнгә район хакимияте башлыгы һәм аның урынбасарларын алмаштырды. Иртәнге оперативкада булу бәхете елмаймады, ә менә гомум киңәшмәдә катнашырга туры килде. Ә укучылар маладис булды, югалып калмадылар, хәтта каушаганнары да сизелмәде. Хакимият башлыгы ролен үтәгән укучы Арлеан Габделхаков җитәкчелегендәге команда фикерләрен кыю җиткерде.

Аларның барчасын да тәфсилләп язып булмый, ә менә «вакытлы урынбасарлар» авызыннан чыккан кайбер фикерләрне җиткерәсем килә. Трибуна артында утырган яшь командага район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Расих Минәҗев күпләрне борчыган сорау бирде: «Яшь буынны авыл хуҗалыгы тармагына ничек җәлеп итәргә? Ни өчен укучыларыбыз аграр уку йортларына барырга теләми?»

Берничә төрле җавап яңгырады. Шулар арасында берсенә игътибар итик әле:

«Мөмкин булса, без сезнең мәктәпләргә килеп, класс сәгатьләре, ачык дәресләр үткәрүне, шул сәбәпле авыл хуҗалыгына карата фикеребезне уңай якка үзгәртүне теләр идек. Һөнәр сайлауда икеләнгән кыз һәм егетләр күп бит».

Бу сүзләр белән күпләр килеште. Иманым камил, мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирелә. Бәлки гади әңгәмәләр, стена гәзитләре, брошюркалар белән генә чикләнми, тере очрашулар оештыруга, укучыларны төрле тармакка экскурсияләргә алып баруга, ниндидер эшне үзләре тотып эшләп карауга игътибарны юнәлтергәдер. Авыл хуҗалыгы, дигәч, кызганычка каршы, яшьләр иске фермаларны, таралырга җитешкән техниканы гына күз алдына китерә. Ә бит бар нәрсә автоматлаштырылган, цифрлаштырылган заманда яшибез. Сыерларны роботлар хезмәтләндергән фермалар, супер заманча эшләнгән техникалар бар. Аларны булдыру нәкъ менә шул яшьләр кулында түгелме соң?!

Сүзмә-сүз хәтерләмим, ә менә бер «вакытлы урынбасар» тарафыннан: «Тәтешледә калсаң – бөләсең», – дип әйткән сүз белән килешеп булмый. Урын кешене түгел, кеше урынны бизи. Шуны онытмаска кирәк. Дөньядагы иң бай, иң яхшы җиргә барып та, кулыңнан килмәсә һәм тырышмасаң, тормышыңны кора алмаска мөмкинсең. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан, дип, кояш астында үз урынын эзләп йөргән уңышсыз сукбай язмышларын күп ишеткән бар.

«Барысы да үзеңнән тора. Дөньяны үзгәртергә теләсәң, тәү чиратта, үзеңнән башла», – шулай дип бик дөрес әйтте район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов. Трибуна артында утырган кыз һәм егетләрне экология, чүп һәм чүп контейнерлары торышы борчый. Ә мәктәпләрдәге чүпне сортларга бүлеп салу савытларында тәртип юк икән. Хакимият башлыгы моңа да игътибар иткән. Барысы да шул беренче әйткән сүзгә әйләнә дә кайта.

Яшьләр дөрес шәйләгән: балалар мәйданчыгы янында сыра сатучы кибет урнашуы дөресме? Ул яшүсмерне ымсындырып тормасмы? Шуннан сыра алып чыгып, балалар мәйданчыгына кереп утырып эчүчеләрне дә күргәннәр. Менә дигән уен мәйданчыгын бу күренеш бозмасын иде.

Яшьләр өчен аерым парк булдыру, мәктәпләрдә җиһазларны яңарту, заманча хезмәт кабинетларын булдыру, район үзәген тагын да ныграк яшелләндерү, чәчәкләр үстерү һәм башка теләк-фикерләр яңгырады.

Шунысы бик тә ошады: укучылар тарафыннан яңгыраган һәр фикер җитди итеп кабул ителде. Алар барысы да кул астына алынды, арытабан да бу сораулар буенча конкрет эшләр алып барылачагы билгеләнде.

Тәү тапкыр үткәрелгән бу чара барсына да ошады. Никадәр кеше – шулкадәр тәкъдим. Алар арасында менә дигәннәре бар. Һәркем үзенчә, менә шулай, менә тегеләй булса әйбәт булыр иде, дип уйланып йөри, фикер йөртә, күзаллый. Тик ул фикерләрен тиешле урынга җиткерә генә алмый: кемдер кыенсына, кемдер кемгә әйтергә белми. Социаль челтәрләргә язып салыр иде, үзен белдерәсе килмәскә мөмкин. Бәлки берәр җиргә фикерләрне язып сала торган тартма куяргамы? Шуларның дөрес дип табылганнары район хакимиятенә җиткерелер иде.

Дөресен генә әйткәндә, бик мавыктыргыч көн булды бу. Укучылар район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шундый мөмкинлек тудырган өчен кыз һәм егетләр зур рәхмәтләрен җиткерде.

Уеннан уймак чыга, ди. Әйдәгез, мәкальне бу очракта яхшы якка борыйк. «Эшлекле уен» районыбызны арытабан үстерүгә, матурлауга әйдәсен.

Әлфия Сәлимгәрәева.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей