Фидакарьлекләрен лаеклы бәһалап

Русия Конституциясе көне – илебез тарихында иң әһәмиятле, истәлекле көннәрнең берсе.1993 елның 12 декабрендә гомумхалык катнашлыгы белән үткән референдумда дәүләт корылышын билгеләүче, гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен гарантияләүче илебезнең төп законы кабул ителгән. Шушы истәлекле дата алдыннан мактау грамоталары тапшырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова тантаналы шартларда районның яшь гражданнарына төп документларын – паспортларын тапшырды. Төрле өлкәләрендә хезмәт салучы һәм район тормышына, аның киләчәгенә зур өлеш кертүче иң яхшы хезмәткәрләрне тәбрикләде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей