Фермерның күтәренке кәефе – эштә таяныч

Һәр авылда тырыш һәм үзләренең энергиясе белән башкаларга да көч биргән кешеләр була. Шөкшән авылында яшәүче фермер Салават Зарипов та нәкъ шундыйларның берсе.

Ул басуларында язгы чәчү эшләрен тәмамлаган да инде. Инде көздән чәчелгән арышны тәрбияләү, тукландыру эше белән мәшгуль. Белүебезчә, Салават эксперименталь фермер. Ул “Луч” хуҗалыгы таркалу белән туган авылына кайтып, фермерлык тармагын җәелдереп җибәреп, күпләрне эшле итте. Төрле токымлы маллар үрчетү белән шөгыльләнә. Аннары инде басучылык тармагында үзен сынап карау өчен җир ала. Моңа кадәр ташландык басуга әйләнеп, чүп басып беткән басуларның күп өлешен чәчү җиренә әйләндереп бара.
– Эшемне ачып, басучылык белән шөгыльләнә башлавымда төрле хәлләр кичердем. Агроном белемем булмау сәбәпле, тәүдә мул табыш алып булмады, бик күп чыгымнарымны суга салдым. Басучылык тармагында сөрдең дә, чәчтең дә, уңышын җыеп алдың түгел икән, ә һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Җитәкләп баручы белгеч булуы да мотлак икән. Һәм мин авыл хуҗалыгы белгечләре киңәшләренә таянып, бу тармакны алга таба алып киттем. Бүген исә минем арыш басуы күкрәп утыра. Минераль тукландыру эшен дә вакытында башкардык. Уҗым торышы яхшы, салкыннардан яхшы чыктык. Бер басуны икегә аерып, арыш чәчтем. Бер ягына элиталы арышны гына, ә менә бу якка вика катыш арыш чәчелде. Икесен дә бертөрле тукландырдым. Болай карап торуга уҗымнар бертигез. Уңышын көз күрәбез инде, – дип өметле күзләре белән арыш басуын күзләде ул.
Әйе, фермерның күзендә алга омтылыш чаткылары янып тора. Ул һәр басуының уңышына шатланып, өмет белән карый.
Фермер эше читтән караганда гына җиңел кебек, аны тотрыклы эшләтү өчен бик күп көч салырга кирәк. Салават Зарипов та фермерлык итү елларында бөртекле культуралар үстерә. Симертү өчен мал да асрый. Чәчүдән башлап уңыш җыюга кадәр аның барлык техникасы да бар. Хуҗалыкта барлык эшләр үзләренең көче белән башкарыла. Агымдагы елда тагылма чәчү агрегаты да алып кайтарып куйган, хәзер инде шушы агрегатка куәтле, заманча техника алырга ниятли.
– Җирне яхшы эшкәртсәң, вакытында ашлама кертсәң, югары уңышка өмет итәргә була, – ди фермер.
Әлбәттә, берничә гектар мәйдандагы басуларны эшкәртү бер генә кешенең көче белән башкарылмый. Хуҗалыгын алып барырга механизаторлары, терлекчеләре зур ярдәм күрсәтә. Бигрәк тә бар гомерләрен шушы җиргә багышлаган инде бүгенге көндә хаклы ялда булган Иван Юзбахтин үз теләге белән килеп, Салаватка хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Иван ага 50 елдан артык шушы җирләрне эшкәртүдә көч салучы механизатор икән.
– Мин шушы авылда туып-үсеп, җир кадерен белеп яшәгән кеше. Бар гомерем туган авылымда җир эшкәртүдә, иген үстерүдә үтте. Көчле чаклар бар иде. Ул чорда колхоз да гөрләп тора иде. Техника яңадан-яңа гына кайтып тора иде. Тик замана үзгәреп, колхозлар беткәч, чәчү басулары ташландыкка әйләнгәч, бик борчылган идек, ярый әле Салават кайтып, үз кулына алды. Аның кебек кешеләр булганда авыл яши. Һәр елны үз чыгымнары белән Сабантуй бәйрәме үткәрә. Аның авыл һәм анда яшәгән халкы өчен тырышлыгы зур. Бүген исә без дә олыгайдык, әллә ни кырып булмый. Кулдан килгәнчә, техника паркына төшеп, киңәш биреп булса да, ярдәм итәргә тырышам, – ди Иван ага.
Мәйданнарны арттыргач, фермер Азамат Шәрәфиев, Феликс Тимершин кебек тырыш егетләрне үзе янына эшкә алган.
– Егетләргә сүз юк, булсын дип тырышалар. Басу эшләре чорында иртәдән төнгә кадәр хуҗалыкта хезмәт салалар. Шуңа уңыш та куанырлык. Ләкин минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары кыйммәт булуы гына кәефне кыра, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Әйе, хуҗалыкны карап йөреп чыккач, “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында яңалыклар, алга китешләр юк түгел. Малчылыкта да мал башы саны арткан. Әлегәчә маллар бер көтүлектә йөресә, хәзер биредә бар да тәртиптә. Атларның да көтүе яшь аермасы буенча дүрткә бүленгән. Шулай ук сыерлар, бозаулар, таналар һәм үгезләр дә аерым асрала.
Салават яңалыкка омтылучы, заман белән бергә атлаучы фермер. Бер тармак белән генә чикләнми. Ул быел үзен кортчылык тармагында да сынап карарга булган. Ундүрт умарта бал корты гаиләсе алган. Бу эштә аның дусты, кортчы Евгений ярдәм итә. Без барганда да Евгений корт умарталарын әзерләү белән шөгыльләнә иде. Кортчылыкны үстерү өчен кортбакчасын булдыру өстендә эш алып бара.
Шулай ук фермер, кайсы гына тармак булмасын, эшне җиңеләйтү ысулларын эзли. Төрле агрегатлар, техника, җайланмалар булдыруны хуп күрә. Әле яңа гына “Петкус” ашлык чистарту агрегаты кайтарткан. Бу заманча җиһаз утырту материалын эффектив әзерләү өчен бик яхшы. Мондый машиналар беренчел һәм икенчел чистартуны, калибрлауны, киптерүне һәм саклауны тәэмин итә. Алар бөртеклеләрдән бозылган, шытып чыккан, өлгермәгән, чүп үләннәре орлыкларын, туфрак кисәкләре кебек катнашмаларны аерып чыгаралар. Менә шулай эшен җайга салып, салмак кына алга атлый хуҗалык.
– Әлбәттә, үз эшен алып барган кешегә һәр ярдәм киләчәккә дәртләнеп эшләргә этәргеч бирә. Киләчәктә вакыт белән бергә атлап, хуҗалыгымны киңәйтергә уйлыйм. Фермерлек – минем күңел таләбе. Шуңа, эшләве дә җиңел һәм рәхәт, – ди Салават.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей