Эшләргә теләк булганда

Фермерлар арасында Габдуллинар фамилиясе  яңа исем түгел. Йомакай авылында яшәүче әлеге гаиләдә берюлы ике фермер Илүсә һәм улы Булат Габдуллиннар.
Моннан берничә ел элек гаилә башлыгы Данис, бер гектар җир алып, үз эшен ача.  Чүп үләннәре үсеп утырган бу мәйданда бүген тулы бер комплекс калкып чыга.  Ихатада савым сыерлар асрау өчен олы торак тергезә, малларны тышта йөртү өчен утар ясаган. Хуҗалыгын ныгытып, бар эшен дә җай белән алып барганда Габдуллиннар гаиләсе фаҗига кичерә: гаилә башлыгы кинәт мәңгелек йортка күчә. Аның тормыш иптәше Илүсә ханым хуҗалык эшен үз кулына алып, гаилә эшен дәвам итә. Бу эштә аңа туганнары һәм терәге булган уллары Наил белән Булат ярдәм итә.
– Бүген хуҗалыгыбызда герефорд һәм бестужев токымлы 60 савым сыеры һәм 50 бозау тәрбиялибез. Бу токым бозаулар тиз үсеш бирәләр һәм аларда итнең чыгышы 65-70 процент тәшкил итә. Бүген хуҗалыгыбыздагы бозаулар көн саен уртача 1000 грамм үсеш бирәләр. Алар тәүлек дәвамында ашыйлар. Чөнки бәйдә тормыйлар һәм көн дәвамында һавада йөриләр. Утарда печән һәм салам беркайчан өзелми. Рационда каралган фураж һәм сенаж да тиешле күләмдә бирелә, өстәмә минераллар, витаминнар җитәрлек, – ди фермер Илүсә Габдуллина.
Кышлату чорына терлекләргә азыкны төрлесеннән һәм җитәрлек күләмдә әзерлиләр.
– 400 гектардан артык җиребез бар, анда печән үстерәбез. Салам һәм ашлыкны шушы ук җирлектә үстерәбез. 
Габдуллинар көнгә 700 килограммнан артык сөт җитештерәләр. Әлегә ташлаткан сыерлар бар. Алар бозаулагач, сөт саву тагын артыр дип көтәләр.
Яшь фермер Булат Габдуллин (рәсемдә) узган ел “Агростартап” программасында катнашып, грант отып, 22 баш симменталь токымлы тана һәм Беларусь - 82.1 тракторын сатып алды. Бүген Булат Габдуллинның фермер хуҗалыгында әнисе белән бергә 150 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Грант алу аның фермер хуҗалыгын үстерүгә яхшы ярдәм булды. Бүгенге көндә дә хуҗалыкта эшләр гөрләп тора. Чәчүгә орлык әзерләү эше тулы куәтенә бара. Амбарга 20 тонна карбонад ашламасы да кайтарылып куелган. Киләчәктә Булат техника базасын ныгыту өчен яңа К-700 тракторы алырга да ниятли. 
Иң мөһиме эшләргә теләкләре, киләчәккә матур планнары бар Габдуллинарның. 
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей