Эшләре ырамлы бара (Бураевский район)
Районда кайбер хуҗалыкларда чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Шулар исәбендә "Салават " авыл хуҗалыгы да бар. Мулла авылына илтүче юлның сул ягындагы басуда чәчү эшләре гөрли. Тирә-як техника гөрелтесенә күмелгән. Механизаторларның бер генә минут та тын алырга вакытлары юк. Алар алдында якын көннәрдә чәчүне төгәлләү бурычы тора.
– Бөтен тотка – шушы егетләрдә. Күпьеллыкэштәҗрибәләре бар, техника «телен» аңлыйлар. Чәчүгә җитди әзерләнделәр. Кызуэшчорындавакытбеләнисәпләшмиләр, таңбеләнторыпэшкәкиләләр, караңгытөшкәчкенәтаралышалар. Гомумән, маңгай тире таммый гына югары уңыш алып булмаганлыгын яхшы аңлыйлар, – ди "Салават" авыл хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Раянов.
Очы-кырые күренмәгән хуҗалык басуларында эш кайный. Авыл хезмәтчәннәре 817 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга тиеш булган. Күпчелек мәйданга алтын бөртекләре чәчелгән инде.
– Иң мөһиме, кыр эшләре барышына берни дә комачауламый. Ягулык-майлауматериалларыбеләнкытлыкюк, техника да сер бирми, үзебездәдәртләнепэшлибез. Кыштансоң басу-кырларныиңләүкүңелгәәйтепбирәалмаслыкрәхәтлекөсти, – диләруңганнар.
Чәчүдә Радик Солтанов белән Вәрис Гыйлемшиннарныңкүпьеллыкхезмәтстажы бар инде. Алар белән бергә эшләүче Булат Каюмов, Җәмил Хәсәнов та чәчүтехнологиясеталәпләренүтәпэшлиләр. ОрлыкбеләнтәэминитүчеХәлим Шәехов та тоткарлыклар тудырмый.