Эшкуарларга дәүләт ярдәм итә

Борайда яшәүче эшкуар Равис Камалов «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проектын тормышка ашыру кысаларында дәүләттән  финанс ярдәм алуга ирешкән.

Камаловның оешмасында 11 кеше эшли һәм 30лап төр продукция җитештерә: трактор һәм ат тырмалары, йөк төягечләре, отваллар, мунча мичләре, мангаллар, коймалар, капкалар һәм эскәмияләр, теплицалар, чәчәк түтәлләре һәм башкалар.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү муниципаль программасында катнашып, Русия башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Равис дәүләт ярдәме белән метал кисү өчен станок сатып алган.

Автор:Каспранова Ләйсән

 "Өмет" гәзите

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей