Эшеннән ләззәт алып эшли

Зәнфирә Тимергалиева тумышы белән районның Кузбай авылыннан. Күп балалы гаиләдә үсә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, район үзәгендә төзелеш бригадасына эшкә урнаша. “Өйдә әти-әнигә ярдәм итәргә кирәк булганлыктан, Үзбәкстанга эшкә чыгып киттем.  Штуктаруның ул вакытта хәтта кем икәнен күз алдына да китерә алмый идем, – ди 40 елга якын гомерен штуктаур  һөнәренә багышлаган Зәнфирә Тимергалиева. 

Бүгенге көндә ул туган авылында гомер кичерә. Лаеклы ялда булуына карамастан, “Хәмәтҗанова” крестьян-фермер хуҗалыгында бозау караучы булып эшли. Олы яшьтә булуына карамастан, эшен зур җаваплылык белән башкара.

–Бозауларны бәби караган сыман тәрбияли ул,–ди хуҗалык җитәкчесе Ләйсән.

 Зәнфирә апа белән сөйләшеп, шундый нәтиҗәгә киләсең: эчке дөньяңның торышы һөнәрнең нинди булуыннан тормый, ә синең аны яратуыңа, үз итүеңә, ләззәт һәм канәгатьләнү алуыңа бәйле. Көндәлек эшен җиңел кабул итүе, һәр көненнән ниндидер шатлыклы вакыйгалар табуы җиңеләйтә дә инде Зәнфирә Сәлихҗан кызының авыр да мактаулы да хезмәтен.

 

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей