Эшен яратып һәм җаваплы башкара

“Табиб кешене дәвалый, ә ветеринар – кешелекне” –  академик Иван Павловның бу сүзләре юкка гына канатлы гыйбарә түгел. Ветеринария – иң игелекле һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Монда очраклы кешеләр булмый. Районның ветеринария хезмәте һәрвакыт хезмәткәрләрнең югары һөнәри осталыгы, кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә килергә сәләте, үз һөнәрләренә тугры булулары белән аерылып тора.
Район ветеринария станциясендә үз эшенә тугрылыклы һәм гашыйк кешеләрнең берсе – Илдус Әхмәдуллин. Яшь белгечнең җаваплылыгы, принципиальлеге, пөхтәлеге һәм максатчанлыгы сизелмичә калмый. 2011 елда аны Борай ветеринария участогы мөдире итеп билгелиләр, 2015 елда эпизоотиягә каршы отрядның икенче категорияле ветеринария табибы вазыйфасына күчерелә, ә хәзер ул эпизоотиягә каршы отрядның әйдәүче ветеринария табибы, шулай ук ветеринария даруханәсе мөдире булып тора. Илдус Данис улы хуҗалыкларда дезинфекция эшләре алып бара, вак йорт хайваннарына профилактик, хирургик дәвалау һәм ветеринария-санитария чараларын үткәрә. Ветеринария белемнәрен пропагандалауны һәм алдынгы эш тәҗрибәсен таратуны оештыра, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән саклау буенча җаваплы. Шулай ук ул дүрт аяклы дусларыбызны да игътибарсыз калдырмый, дөрес итеп диагностика уздырып, дәвалау билгели, хайваннарның һәм кошларның төрле авыруларын булдырмау өчен профилактик чаралар турында әңгәмә дә уздыра.
Аралашучанлык, максатчанлык, ярдәм-челлек кебек сыйфатларга ия булган Илдус  хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында зур абруй казанды. 2019 елда Илдус Данис улы  “Һөнәре буенча иң яхшы” республика конкурсында “Дезинфекция отрядының иң яхшы ветеринария табибы” номинациясендә җиңүче булган.  Намуслы хезмәте өчен 2020 елда Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә 2021 елда авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне уңаеннан Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Рәхмәт хатына лаек була. 
Илдус Әхмәдуллин гаиләсендә дә ышанычлы ир һәм яраткан әти. Хатыны Ләйсән белән Әмин һәм Әзим исемле улларын үстерәләр. Матур, җыйнак Әхмәдуллинар йорты күпләрне үзенә тартып тора. Биредән узган һәр кеше аларның уңганлыгына сокланмый калмый. Эшендә дә һәрвакыт тәртип тотарга яраткан гаилә башлыгы ихатасын да матур, җыйнак итеп тотарга ярата.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей